Җәмгыять

«Әкият»кә сәяхәт

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика акциясе кысаларында район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче, беренче сыйныфка укырга баручы дүрт балага уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырды.

Элемтәчеләр мәктәп сумкаларын үз хезмәткәрләренең беренче тапкыр мәктәпкә баручы балаларына да әзерләгән. "Таттелеком" ачык акционерлык җәм­гыяте уку елы алдыннан булачак укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен "Әкият" татар курчак театрына сәяхәт оештырды. Тәнәфес вакытында балалар күңел ачу программасында катнашты, мультфильм геройлары белән очраша алды.


“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе “Таттелеком”

Нет комментариев