Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Корноуховода үзара салым акчасы ярдәмендә артезиан коесын төзекләндерделәр

Ике ел элек, Корноухово һәм Ульянково халкы соравы буенча, үзара салым акчасына иске коелар урынына яңаларын эшләгәннәр. «Үзәкләштерелгән суүткәргеч халыкка бик уңайлы. Ләкин кайвакыт ут бетеп алганда, корылык булганда яки башка техник сәбәпләр аркасында су бетә. Мондый очракта коелар һәм чишмәләр бердәнбер су чыганагы булып кала, - диде Ульянково авыл...

Аның әйтүенчә, Корноуховодагы күл янындагы җиде метрлы скважина, ясалып бетмәү сәбәпле, әле һаман да кулланылышка тапшырылмаган булган. Быел коены шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллин төзекләндергән. Хәзер скважина профнастилдан эшләнгән будка эчендә урнашкан. Җиргә плитка җәйгәннәр, чиләкләр кую өчен утыргыч ясаганнар, ә коеның үзен су алу өчен көйләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев