Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Наз” фонды директоры Кайбыч балаларына ярдәм итә

Татарстанда ятим, инвалид балаларга ярдәм итүче «Наз» республика җәмәгатьчелек хәйрия фонды директоры Нурания Сәйфетдинованың исеме кайбычлыларга яхшы таныш. Хәер, ул кем мохтаҗ, шуңа ярдәм кулы суза. Безнең якларга һәр килүендә аны үз итеп, яратып көтеп алалар, ә кире киткәндә, әллә никадәр баланың, әти-әнинең рәхмәтенә төренеп юлга кузгала. Хәйриячелек эшчәнлеге бер Кайбыч белән генә чикләнми аның, барлыгы 18 районны колачлый. Югыйсә, сентябрьдә 70 яшен тутырачак Нурания Фирдәбаевнага, булды, җитте, ятимкәйләргә ярдәм кулын күп суздым инде, дип туктап калса да, сүз әйтүче булмас иде. Юк шул, сәламәтлеге мөмкинлек биргәндә, назга сусаган күңелләргә шатлык бүләк итүен, яралы җаннарны дәвалауын дәвам итә әле ул. Әле бер кочак кием-салым, уенчыклар, тәм-том, әле шау чәчәктә үсеп утыручы бүлмә гөлләре төяп кайтып төшә ул Кайбычка.

Кайбыч белән күп еллардан бирле хезмәттәшлек итүче Нурания Сәйфетдинованың балаларга киемнәр, башка кирәк-яраклар бүләк итүе, Казанга төрле театрларга, циркка чакыруы, төрле бәйрәмнәрдә башкаладагы иң зиннәтле кафеларда сыйлавы, Яңа елда Кыш бабай ролендә бүләкләр таратуы турында күп язабыз. Ә менә шәхесенә тукталганыбыз булмаган икән.
– Мин үзем Казан кызы, гап-гади эшче гаиләсендә туып-үстем. Әтием бик иртә вафат булды, әниемә ялгызына гына балаларын аякка бастыру бер дә җиңел булмады. Алмашка кияргә ике күлмәге бар иде аның.  Балаларын кеше арасында ким-хур итмәс, кимсенеп үсмәсеннәр өчен тырышты, үзе соңгысын да кеше белән бүлешергә әзер иде, – диде Нурания ханым. – Мәктәптә гел бишкә генә укыдым.«Инженер бул, кызым», – дип еш кабатлый иде әнием. Ул вакытта инженерлар почетта иде, акчаны да күп эшлиләр. Әни үзе шулар янында гади эшче булды. Матур киенәсем килгәндер инде, дүртенче класста укыганда үземә күлмәк тегеп кидем. «Кеше әйберсенә кызыкмагыз, кешенекенә кагылмагыз», – дип үстерде әни. КАИ тәмамладым. Бер бүлмәле фатирда яшәдек, өебез тулы кеше булды. Әбиләрне җыеп, ашлар да еш уздырдык, бер-беребезгә бүләкләр бирештек. Күрәсең, изгелек орлыклары шул вакытларда салынгандыр күңелемә. Ике кызым бар,  врач һәм финансист һөнәрләрен сайладылар. Хәйрия чараларына ирем Әсхәт белән бергә юлга кузгалабыз. Балаларга бүләкләрне спонсорларга мөрәҗәгать итеп табабыз. «Ятимнәр янына барасыз икән, киелгән киемнәр бирсәк ярыймы?» – дип сораучылар да бар. «Ә сез үзегезнең балагызга кешедән калганны кидерер идегезме соң? – дип сорыйм. Шулай дигәч, сискәнеп куялар. Хәйриячелек белән шөгыльләнү миңа рәхәтлек бирә. Балалар – тормыш чәчәкләре. Мин аларның барысын да үземнекеләр кебек яратам.
Төп теләге: барлык ата-аналар да бала тәрбияләүгә җаваплырак карасын иде.
 

Минем өчен балалар, ата-аналары, опекуннарының шат йөзләрен күрү – акчадан, мактаулардан кыйммәтрәк.

 Фондка балалар өчен 50 сум бирәләрме, 10 меңме – әһәмияте юк, иң мөһиме – кешеләрнең хәйрия эшендә катнашу¬лары.

Без коммерцияле фонд түгел, балаларга кирәк әйберләрне эре предприятиеләр, бай оешмаларга мөрәҗәгать итеп табабыз.

Төп миссиябез: приют, интернатларда яшәүче ятимнәргә, чит кеше ярдәменә мохтаҗ балаларга, гаиләләргә булышу. Үзебезнең үрнәктә баш-каларны да хәйриячелек эшчәнлегенә тарту.

Максатыбыз: ятим, инвалид балаларга, нинди милләттән, кайсы диндә булуларына карамастан, һәрьяклап булышу, тернәкләндерү, тәрбияләү, социаль яклау өлкәсендәге катлаулы проблемаларын хәл итүдә катнашу.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев