Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Олы Урсактан Гөлфәния Миңнурова: «Бер урында эшләргә күнеккән инде мин, терлекләрне яратам»

Олы Урсак фермасы савымчысы Гөлфәния Миңнурованың терлекчелек тармагында эшли башлавына 29 ел вакыт узып киткән инде. Бу якларга Чувашия Респуб­ликасыннан килен булып төшүенә дә 33 ел булган. Туып-үскән җирен ничек яратса, Олы Урсакны да әнә шулай үз иткән ул.

Мәктәпне тәмамлагач, туган авылында калган Гөлфәнияне Апас районына кирпеч белешергә җибәрәләр. Әнә шунда үзенең гомерлек яры Илдусны очрата да инде ул. 1985 ел була бу. Өч ай очрашып йөриләр дә, өйләнешәләр. Бер караштан башланган мәхәббәтләре ныклы булып чыга аларның. 
Олы Урсак авылына килен булып төшүгә, фермада эшли башлый. Башта яшь бозаулар карый, аннан соң савымчы итеп күчерәләр. Яшьлек, мәхәббәт, хыяллар, хезмәт ярату – аның мәңге аерылмас юлдашлары. Гаиләсендә дә тулы тәртип. Ике кызлары да укытучы һөнәрен сайлаган, уллары авиация техникумында укый. Ике оныгы бар. 
– Мин фермада эшли башлаганда сигез савымчы идек, хәзер өчәү генә калдык. Күбесе лаеклы ялга чыкты, яшьләр фермага килергә атлыгып тормый. Югыйсә, менә дигән эш.  Хәзер барыбер эш шартлары җиңелрәк. Элеккеге кебек чиләк-чиләк сөт ташымыйбыз, барысы да механикалаштырылган, – ди Гөлфәния. 
Аның группасында да, башка савымчыларныкы кебек үк, 47 баш сыер бар, бозаулары да сәламәт. Көненә уртача 600 литр сөт сава, бер сыер уртача 14,5 килограмм сөт бирә. Җәйнең беренче аенда ул 17 килограмм булган. Терлек азыгы җитә, рәхәтләнеп эшлә генә. 
Гөлфәния ханым намуслы тырыш хезмәте өчен хуҗалык җитәкчелеге, район башлыгының Мактау кәгазьләренә лаек булган, республикадан бирелгән бүләкләре дә бар. 
– Фермадан китеп, башка урында эшлисе килгән чак­лар булдымы? 
– Бер урында эшләргә күнеккән инде мин. Терлекләрне яратам. Сәламәтлегем мөмкинлек биргән кадәр эшләргә җыенам әле фермада, – дип җавап бирде ул миңа. 
Әнә шундый тырыш булганы өчен хөрмәт итәләр дә инде авылда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев