Район Советының чираттагы утырышы узды
Бу атнаның дүшәмбесендә район Советының чираттагы сигезенче утырышы узды. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин алып барды. Анда район Советы депутатлары, район прокуроры Руслан Заһретдинов, оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышның беренче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров Кайбыч районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясе проекты белән таныштырды. Утырышта шулай ук финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова һәм оештыру-хокукый бүлек начальнигы Айрат Сибгатуллин чыгыш ясады. Утырышның көн тәртибенә кертелгән барлык мәсьәләләр дә депутатларда хуплау тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев