Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район Советының чираттагы 46 нчы утырышы ТАССРның 100 еллыгына багышланды

Утырышның көн тәртибе “Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында”гы декретка кул куюга 100 ел узуга багышланган иде. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясады.

– Безнең буын кешеләре татар шагыйрьләренең ТАССРга багышланган шигырьләрен укып үсте. Шагыйрь Нәби Дәүли шигырендә «Татарстан – минем Республикам, Россиянең матур җирендә”, – дигән юллар бар, – диде ул.
Җырларда җырланган республикабызда яшәвебез белән барыбыз да чиксез горурлана. Кая гына китеп, кая гына барсак та, аны сагынып кайтабыз. Әлеге чыгышта Татарстанның данлы үткәне ачык чагылды. Сүз дә юк, 100 ел эчендә төрлесен күргән Кайбычның тарихы республика тарихыннан аерылгысыз. Шуңа да докладта районның үсеш елларына да зур урын бирелде, туган ягыбыз үсешенә өлешләрен кертеп калдырган тирән эзле шәхесләр дә искә алынды.
– ТАССР оешуның беренче еллары Кайбыч төбәге халкы өчен дә бик авыр еллар була. Гражданнар сугышыннан соң илдә корылык, коточкыч ачлык башлана. Урта Азия, Себер, Донбасс якларына күченеп китүчеләр дә күп була. Бу вакыйгаларга 100 ел вакыт узса да, алар белән элемтәләр өзелмәгән.1921-1922 еллардагы ачлык вакытында Иске Чәчкаб авылыннан гына да 80 гаиләнең күченеп китүе билгеле. Бу – ярты авыл дигән сүз. Кайберләре кире әйләнеп кайткан, күпчелек өлеше чит җирләрдә калган, – диде Рәмис Рафисович.
1953-1959 елларда Кайбыч райкомының беренче секретаре булып эшләгән Фәйзә Ганиеваның исеме дә телгә алынды. Ул идарә иткән чорда Кайбыч ТАССР да иң алдыңгы районнарның берсе булып саналган. “Олы Кайбычта аның исемендәге урам булмавы гына аяныч. Без бу хакта уйланырга тиеш”, – диде чыгыш ясаучы.
Докладта совет чорындагы һәм бүгенге Кайбычка бәйле бик күп хатирәләр телгә алынды.
Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, элеккеге заманда авылда зур йорт салып чыгучыларга, «о-о-о – бу йорт клуб кадәр булган!», дип әйтәләр иде. Хәзер әлеге чагыштыру бик кызык. Бүгенге авылларда күпчелек йортлар клуб кебек, хәтта, аннан да зуррак. Клублар, мәктәпләр үзләре хан сарайлары кебек. Республикабыз үссен, ныгысын дигән максатлар тормышка ашты. Шуна да ТАССРның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев