Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Республика авыллары арасында иң яхшы хат ташучы Кайбыч районында яши

«ТАТМЕДИА» агентлыгында агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу буенча ел саен үткәрелүче «Иң яхшы почта элемтәсе», «Авылның иң яхшы хат ташучысы», «Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы», «Журналларга иң күп яздырганпочта бүлеге» бәйгесенә йомгак ясадылар. Федоровское авылында почта таратучы булып эшләүче Гөлсөяр Урманова республика авыллары арасында иң яхшы хат ташучы...

«ТАТМЕДИА» агентлыгында агымдагы елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу буенча ел саен үткәрелүче «Иң яхшы почта элемтәсе», «Авылның иң яхшы хат ташучысы», «Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы», «Журналларга иң күп яздырганпочта бүлеге» бәйгесенә йомгак ясадылар. Федоровское авылында почта таратучы булып эшләүче Гөлсөяр Урманова республика авыллары арасында иң яхшы хат ташучы булып танылды. Бәйге җиңүчеләрен «ТАТМЕДИА» агентлыгы генераль директоры Андрей Кузьмин котлады һәм бүләкләде. Котлауларга «Татарстан почтасы» директоры урынбасары Светлана Гришина да кушылды. Гөлсөяр Урманова 2017 елның беренче яртыеллыгында 105 кешене «Кайбыч таңнары» газетасына яздырган булса, икенче яртыеллыкта аны 150гә җиткергән. Ул диплом, 15 мең сум күләмендә акчалата призга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев