Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсе җитәкчесе - ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов Кайбычка килде

Әлеге очрашу Кайбыч районында халыкны һәм юридик затларны кабул итү максатында узды.

Балалар сәнгать мәктәбендә узган кабул итүдә, Баш федераль инспектордан тыш, ТР прокуроры урынбасары Олег Дәминов, Кайбыч районы прокуроры Руслан Заһретдинов, Россия Тикшерү комитетының Татарстандагы идарәсе вәкиле катнашты. Әлеге чара турында газетада, сайтта халыкка алдан ук хәбәр ителсә дә, кабул итүгә биш кенә кеше килгән иде. Бер сәгатькә якын дәвам иткән әлеге очрашудан соң, редакция журналисты Ренат Тимерҗанов белән әңгәмә корды һәм кабул итүләр вакытында Баш инспекторга гадәттә нинди сораулар бирүләре турында кызыксынды.
Татарстан районнарында үткәрелүче очрашулар вакытында безгә кешеләр төрле проблемалары белән мөрәҗәгать итәләр. Аларның күбесе социаль-икътисади характерда, сораула торак буенча да булырга мөмкин, эшмәкәрләр дә килә, кемне ни борчый, шуны безгә җиткерәләр. Кыскасы, һәр районның үз үзенчәлеге,- диде Баш инспектор.- Кайбычта кабул итүгә килүчеләрнең сораулары күбрәк хуҗалык эшчәнлегенә бәйле иде. Ягьни, сүз әйләнгеч юл төзелеше, урман хуҗалыгы, физкультура дәресләрен нәтиҗәле алып бару өчен паркта балалар өчен чаңгы базасы булдыру, җир пае арендалау килешүе һәм башкалар турында иде. Әлеге мөрҗәгатьләрнең үтәлеше контрольгә алына.
Ренат Тимерҗанов әйтеп узганча, Баш инспектор эшчәнлегенең төп юнәлеше Россия Президенты Указларын тормышка ашыруны контрольдә тоту, федераль башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеген координацияләү һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев