Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат

Кайбыч районындагы мәдәни объектлар: адрес, телефон номеры

Бу бүлектә Кайбыч районында урнашкан мәдәни объектлар турында мәгълүмәт таба аласыз.

Кайбыч районында 36 мәдәният объекты бар: аларның 35е  авылларда, берсе район үзәгендә.урнашкан. Бу учреждениеләрнең төп бурычы- рухи һәм эстетик ихтыяҗларны тулырак канәгатьләндерү өчен уңайлы мохит булдыру, мәдәни ял оештыру, шулай ук халыкның социаль һәм иҗади активлыгын үстерү.
Учреждениеләр, район халкының сорауларына таянып, төрле эшчәнлек алып баралар:
Халыкның ихтыяҗларына карап, төрле юнәлешләр буенча түгәрәкләр, студияләр, һәвәскәр берләшмәләр һәм башка клуб формированиеләре эшен оештыралар.
Кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бию-күңел ачу, театр, әдәби-сәнгать, күргәзмә, концерт, уен программалары, ял кичәләре, тематик бәйрәмнәр, тантаналы котлаулар,  гаилә бәйрәмнәре, йолалар, дискотекалар, конкурслар һәм мәдәни эшчәнлекнең башка формалары әзерләнә.
Түләүле хезмәтләр күрсәтелә.