Киләсе көннәрегез бары тик куанычлар, шатлыклар гына алып килсен. Җаныгызның тынычлык, тәнегезнең саулык, тормышыгызның муллык белән ташып торуын, балаларыгызның игелеген күреп, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, тигезлектә имин гомер кичерүегезне телибез.
65 яшь тулган көнең бүген
Шатлык белән үтсен көннәрең.
Һаман шулай киң күңелле булып
Каршылагыз гомер көзләрен.
Туган көнең белән котлап сезне
Җыелыр дус-ишләрең.
Яшә әле кайгы күрми генә
Чәчәк атсын тормыш гөлләрең.
Нинди генә теләк теләсәк тә сезгә,
Бик аздыр сыман кебек тоела.
Теләкләребез изге, чын күңелдән
Барлык классташларым да миңа кушыла!
Нет комментариев