Киң күңелле, ярдәмчел хезмәттәшебез! Сине юбилеең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Алтын-сары яфраклар көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә 50 ел элек дөньяга килеп, сез барлык туганнарыгызны сөендергәнсез. Бүген дә сез тирә-яктагы кешеләргә шатлык өләшәсез, олысына да, кечесенә дә сез кешелекле һәм игелекле. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзегез һәрвакыт аяз булсын. Ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыклары телибез.
50 ел узып киткән
Сизми-сизелми генә.
Тормыш юлың синең кебек
Матур үтәр кем генә?!
Син бәхетле:
Инсафлы балаларың.
Кылган гамәлләре белән
Кабатлый аналарын.
Акыллы да, сабыр да син,
Тыйнак һәм итагатьле.
Гомерең буйларына сау-сәламәт,
Булсаң иде чиксез бәхетле.
Иң изге теләкләр белән: Тәслимә апаң, Наилә, Альмира.
Нет комментариев