Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Илгизәр Исмәгыйль улы Рәхмәтуллинның шушы көннәрдә туган көне булып узды
Поздравления

Бәрлебашы авылында гомер кичерүче Илгизәр Исмәгыйль улы Рәхмәтуллинның шушы көннәрдә туган көне булып узды

Кадерле кешебезгә изге теләкләребезне юллыйбыз.
Әти! Син безгә һәрчак терәк-таяныч, акыллы киңәшче. Киләчәктә дә әниебез белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!
Сине бар да яраталар,
Күршеләр йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әти, бергәләп!
Үзебез күптән әти-әни булсак та,
Син безнең өчен ныклы бер терәк.
Сөенеп яшә, тормыштан ямь табып
Син безгә кадерле, син безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән: әниебез, улларың Айрат, Азат, Альберт, киявең Әмир, киленнәрең Гөлия, Лилия, Эльмира, оныкларың исеменнән кызың Талия.

Нет комментариев