Кадерле әниебез! Сине олы юбилеең белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Биш баланы әти белән тигезлектә үстереп кеше иттегез, олы тормышка аяк бастырдыгыз, безне дөрес юлдан барырга өйрәткәнегез өчен мең-мең рәхмәтләр сезгә. Әни, сиңа озын гомер, тән сихәтлеге, йөзеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә-сүрелмичә балаларыңа, оныкларыңа яшәеш чыганагы булып торуыңны телибез. Безнең барыбызны да сөендереп, нигезебезнең мәңге сүнмәс кояшы булып яшәргә Ходай насыйп итсен сиңа.
Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.
Алдагы көннәрдә дә бәхетебез
Булсын иде тулы, түгәрәк.
Синнән җылы алып һаман шулай,
Гомер кичсәк иде бергәләп.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Петр, балаларың Лилия-Александр, Денис, Олесья-Алексей, Юра, Оксана, оныкларың Даниил, Даша, Кристина, Жанна, Кирилл, Яна, Виктория.
Нет комментариев