Кадерлебез! Котлы булсын бәйрәмең, тыныч булсын күңелең, шатлык-сөенечләр белән тулы булсын гомерең! Гамьле еллар, ямьле көннәр телибез чын өйрәктән. Һич кичекми чынга ашсын безнең күркәм теләкләр! Бу көн шундый күңелледер син туганга, бу дөнья яктыдыр син булганга, бөтен җиһан шатлангандыр син туганда, тирә-якта хәрчак бәйрәм син булганда.
Кадерле әтиебез, ихлас күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез, синең кебек сабыр, миһербанлы саф күңелле әтиләр бик сирәктер.
Аллаһы Тәгалә сәламәтлек бирсен
Бездән сиңа шушы теләкләр.
Синең исән-сау яшәвеңне күреп
Шатлансыннар безнең йөрәкләр.
Без бәхетле син булганга, әти,
Балаларым диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт диеп сиңа баш иябез
Бүген 60 яшең тулганда.
Күңелең гел изгелектә
Сокланып һич туймыбыз.
Юбилей бәйрәмең белән
Чын күңелдән котлыйбыз.
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлсәрия, балаларың Марат, Әнисә, киявең Рөстәм, оныгың Әскәр. Бу теләкләргә кода-кодагыйлар, туганнар да кушыла.
Нет комментариев