Хөрмәтле Рамилә Рузалитовна! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз һәм озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Көчле рухлы, ачык йөзле, хезмәт сөючән, кешеләргә игътибарлы, үз эшен яратып башкаручы җитәкчебезнең халык арасында да, коллективта да абруе зур. Мәдәният бүлеге белән җитәкчелек итә башлавыгызның беренче елларында ук сез безне бердәм, дус-тату коллективка тупладыгыз, төрле бәйгеләрдә актив катнашуыбызны, көннән-көн камилләшүебезне таләп итәсез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез барыбызга да күчә. Сезгә киләчәктә дә берсеннән-берсе матур көннәр, уңышлар, гаилә бәхете, парлы тормыш телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын.
Якты өмет, олы шатлыклар
Һәрчак сезгә юлдаш булсыннар.
Уңышлардан килгән куанычлар
Күңел күгегезне бизәп торсыннар.
Саф йөрәктән чыккан теләкләребезне
Кабул итегез туган көнегездә.
Бәхет, шатлык кына юлдаш булсын,
Кояш көлсен тормыш күгегездә.
Зур ихтирам белән: район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре.
Нет комментариев