Кадерлебез! Гомер бәйрәмең уңаеннан җылы теләкләребезне кабул итеп ал. Без сине булдыклы, эшкә батыр, тынгысыз җан буларак беләбез. Аллаһы Тәгалә сиңа хатын-кыз чибәрлеген дә, акыл зирәклеге, көчле рух һәм күңел көрлеге дә биргән. Синең киңәшләреңне тотсак, юлларыбыз һәрчак уң, хәерлегә була. Алга таба да алтын кулларыңның җылысын, күңел яктылыгыңны тоеп яшәргә язсын безгә. Саулык-сәламәтлек телибез, киләчәктә дә җан тынычлыгында әтиебез белән парлы тормышта, безнең уңышларыбызга куанып, шатланып яшәргә язсын.
Кабул ит син безнең ихлас теләкләрне,
Сәламәт бул, рухың һәрчак көчле булсын.
Шатландырып, җилкендереп йөрәкләрне
Күңелеңдә бәхет хисе ташып торсын.
Килер еллар озын гомер бүләк итсен,
Безнең өчен бик тә якын, кадерле син.
Һәр яңа көн сине кабат сөендерсен,
Уңышларның яңаларын алып килсен!
Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Фрат, улың Марат, киленең Регина, кызың Миләүшә, оныкларың Камилә, Мәликә.
Нет комментариев