Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Иске Тәрбит авылында гомер итүче яраткан әниебез Людмила Ивановна Симушкинаның 18 гыйнварда гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

18 января 2018, 12:01

1242

0

0

Иске Тәрбит авылында гомер итүче яраткан әниебез Людмила Ивановна Симушкинаның 18 гыйнварда гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.

Кадерле әни! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Әниебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме - алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәс рәт күрми, балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатен, мәрхәмәтен, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, ак бәхетләр белән мул тормышта, тыныч картлыкта гомер итeп яшәвеңне телибез!
Салкын карлы кышта тусаң да син,
Яз кояшы һәрчак күңелеңдә,
һәрвакытта йөзең көләч булсын,
Балкып яшә гомер-гомергә.
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең -
Без калабыз шушы теләктә.
Сине юбилеең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләрне юллап калучы: улларың Сергей, Юрий, киленең Олеся, оныгың Денис, кода-кодагыйларың hәм барлык туганнар.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев