Кадерлебез! Җир йөзендә безнең өчен синнән дә якын, синнән дә рәхимле, мәрхәмәтле, игелекле, кешелекле, олы йөрәкле зат юктыр. Безгә яшәү нуры биргәнең өчен Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Бүгенге көндә әни дип әйтер кешебез булу - безнең өчен зур бәхет ул. Яшәү дәверендә тормыш сине ничек кенә сынаса да, сынмадың, сыгылмадың. Әтиебезнең арабыздан вакытсыз мәңгелеккә китүе, берсеннән-берсе кечкенә дүрт улыңны кочаклап ялгыз калулары бер дә җиңел булмагандыр. Әмма син безне аякка бастыру өчен тырыштың, ныклы хезмәт тәрбиясе, төпле киңәшләреңне бирдең, барыбызны да башлы-күзле иттең, җил-яңгырдан сакладың. Үзебез гаилә корып яши башлагач, синең никадәр дөрес тәрбия бирүеңне тагын да тирәнрәк аңладык. Әле хәзер дә безне ихлас кайгыртып, янып йөрисең, сихәтле аш-суларың белән сыйлыйсың, кояш җылысына җыелгандай синең яныңа сыенабыз. Син һаман да тынгысыз, һич тик тора белмисең, барысына өлгерәсең. Әниебез, нинди генә матур теләкләр теләсәк тә, күңел түребездә йөрткән ярату, хөрмәт, рәхмәт хисләребезне аңлатып бирә алмабыз кебек. Син безнең тормышыбызның яме, гаиләбез күгендә балкып торучы якты кояшыбыз. Юбилеең белән котлап, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле гомер, җан тынычлыгы телибез. Килер көннәрең якты, матур, туар таңнарың тыныч булсын.
Рәхмәт синең шәфкать тулы йөрәгеңә,
Рәхмәт ару-талу белмәс беләгеңә.
Рәхмәт хәстәр белән караган күзләреңә,
Юаныч һәм шатлык биргән сүзләреңә.
Син бит, әни, безнең өйнең яме,
Ә тормышта олы бер терәк.
Озак яшә, һәрчак шулай шат бул,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.
Иң изге теләкләр белән: улларың Фәнис, Рәмис, Радик, Рамил, киленнәрең Зөлфия, Райлә, Илһамия, Резедә, оныкларың Айсылу-Алексей, Айзилә, Ринас, Әлфия, Илзирә, Раяз, Сәйдә, оныкчыгың Данил.
Нет комментариев