Илле ел элек бу көнне алар нинди булды икән? Белмим... Туй көнне истәлеккә фотосурәткә төшү гадәте булмаган бит әле ул чакта. Хәер, туе да... «Кунакларга кабартмаларны мич алдында торып, үзем пешердем. Почмак яктан чыкмадым да», - дип сөйли әни. (Мин аларны гел хыялымда туйларының түренә утыртып карыйм: әни - соңгы мода белән тегелгән күлмәктән (инде ничә еллар шәһәрдә яшәгәннән соң, авылга кайта бит ул!), әти - куе бөдрә чәчле, кулында - тальян гармун (кунакларны, мөгаен, туенда да үзе уйнап, үзе биеткән-җырлаткандыр инде ул!)... Яшьләр, чибәрләр...
Тормыш шулай башлана. Җиңел генә яшәлми, әлбәттә. «Беренче балабыз тугач, мәрхүм әнкәемнең төсе итеп тоткан күлмәкне сүтеп, бала чүпрәге ясадым» - монысы да әни сүзләре. Заманасы, еллары шундый була бит... Хәер, аларга - сугышның иң авыр вакытында - 1942 елда туганнарга беркайчан да җиңел булмаган. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлыкның, юклыкның да ни икәнен беләләр.
«Яшь чакта ничек тә уза, бәхет картлыкка калсын», - дигән сүзләре бар өлкәннәрнең. Бәхет - безнең әти белән әни кебек тигезлектә картаюдыр ул. Балалар өчен сөенеп яшәү, исән-имин булу, үз аягыңда йөрү... Җан тынычлыгына ия булу! Бу хакта сүз чыкканда, әни гел каенатасы Сафиулла бабабызны, каенанасы Миңнекамал әбиебезне искә төшерә. Икесе дә озак еллар урын өстендә ятканнан соң, хәер-фатыйхаларын биреп, «Балаларыгызның рәхәтен күрегез!» - дип ахирәткә күчтеләр. Өлкәннәрнең догасын алып калу да бәхет! Шул доганың нурына күмелеп яшәү дә!
Гади генә, тыйнак кына ул туйдан соң, илле ел узган да киткән менә... Бүген аларның алтын туйлары! Кече Кайбыч авылында яшәүче кадерле әти-әниебез Мөнширә һәм Мөдәрис САФИУЛЛИНнарны шушы матур бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Гомернең шушындый күркәм бәйрәмнәренең алдагыларына да бүгенгедәй пар булып атлауларын телибез! Алар безгә әле бик кирәк!
Иң изге теләкләр белән - кызлары, кияүләре, оныклары.
Нет комментариев