Тормыш юлларымда очрап, язмышымны үз кулларына алган, ныклы гаилә корып минем өчен ышанычлы ир, уртак җимешебез өчен үрнәк әти, күп тармаклы туган-тумачага кинәшче, ярдәмче булып яши белүче кадерле кешебез ул. Тумыштан ук Ходай аның күңеленә иман индергән, кешелеклелек орлыкларын мулдан салган, ата-ана хакын хаклап яшәүче, игелек төшенчәсен яшәү максаты итеп куйган олы җанлы, зур хөрмәткә лаек гомер юлдашым, әтиебезне бәйрәме белән котлыйбыз. Без синең һәрвакыт сау-сәламәт булуыңны, бүгенгедәй тигез тормышыбызның аумас терәге булып яшәвеңне телибез. Ходай безгә бүлеп биргән бәхетне күпсенмәсен. Кызыбызны башлы-күзле итеп, түбәтәйле карт, ак яулыклы әби булып, оныкларыбызны үстерешеп, тигезлектә яшәргә язсын иде.
Борчуда да, шатлыкта да,
Таянырлык терәгебез.
Бәйрәмеңдә саулык теләп
Тибә безнең йөрәгебез.
Тик исән бул! Язмыш сиңа
Мәрхәмәтле булсын хәрчак
Шул чагында гаиләдә
Сүнми янар кайнар учак.
Изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Гөлия, яраткан кызың Чулпан.
Нет комментариев