Борындык авылында гомер итүче кадерле, газиз кешебез Ләлә Фәргать кызы Ярхәмованың 30 июньдә 50 яшьлек юбилее.
Кадерле әниебез, ихлас күңелдән сине 50 яшьлек юбилеең белән тәбриклибез!Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез.Син, әни, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү чыганагыбыз. Без сине бик каты яратабыз!!! Шушы ярты гасыр эчендә, синең, авыр көннәрең аз булмады,әни, тик син бирешмәдең,сынмадың, сыгылмадың, югалмадың. Менә дигән көчле әни булдың. Без синең белән бик тә горурланабыз!Үстердең, кеше иттең, ике кызың, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әти белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын үзегезгә!
Нигә генә тиңлик икән сине?
Син бит әни –
Тормышыбызның тиңсез бизәге!
Йөрәк түрләреңнән өзелеп төшкән
Бәгыреңнең бездер – үзәге.
Кояш дисәм, кояштан да кайнар,
Аем дисәм, айдан яктырак!
Бу дөньябызның тиңсез байлыгы син,
Юктыр бер ни синнән затлырак!
Бераз сырлар кунган нурлы йөзең
Шаһитедер авыр елларның.
Учларыңда синең язылгандыр
Язмышлары безнең юлларның.
Син әнием – тиңсез! Тиңсез йолдызга,
Йолдызлар бит бер мәл атыла.
Син атылмас якты нурыбыз безнең
Мәңге сүнмә! Мәңге ян гына!
Иң изге теләкләр белән, сине яратып, хөрмәт итеп: тормыш иптәшең Радик, кайнанаң Наҗия, кызларың Илсинә, Алия, кияүләрең Марат, Ранис, оныкларың- Кәбир, Солтан, барлык кода-кодагыйларың, туганнарың.
Нет комментариев