Кайбицкие зори

Кайбицкий район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Поздравления

Кече Кайбыч авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез Гөлгенә Гали кызы Фәттахованың 5 августта 70 яшьлек юбилее

05 августа 2020, 10:02

2069

0

2

Кече Кайбыч авылында яшәп, гомеренең олы бәйрәмен билгеләп үтүче кадерле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, дәү әниебез Гөлгенә Гали кызы Фәттахованың 5 августта 70 яшьлек юбилее

Газизебез безнең! Кадерләп, назлап, нинди генә ягымлы сүзләр белән сиңа мөрәҗәгать итсәк тә, күңелебездә тулган, яшәешебезнең мәгънәсен биләгән мөкатдәс хисләребезне әйтеп бетерә алмабыз. Әле карыныңда чакта ук яңа кыймылдый башлаган һәр нарасыеңның йөрәк тибешен, җан җылысын тойгансың. Шушы мизгелләрдән башлап безне нечкә җепләр бәйләгән. Алар, без синең белән янәшә булмаганда да, араларыбызны якынайта. Әти белән бергә без – биш балаңа үрнәк тәр бия бирдең, күңел назыңны кызганмадың. Бик зур рәхмәт сиңа! Җиһандагы иң югары сыйфатларны: миһербанлылыкны, сабырлыкны, гадилекне, киң күңеллелекне Ходай Тәгалә мул итеп биргән сиңа, әниебез. Һәр яңа көндә хәерле гомер, исәнлек бир газизебезгә, дип Аллаһы Тәгаләгә ялварабыз. Туган көнең белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз! Нурлы күзләрең гел елмайсын, көләч йөзең һич тә сулмасын, туар таңнарың тыныч булсын. Җан җылыңның нурын сүндермичә, балаларыңның, оныклар, оныкчыгыңның кадер-хөрмәтенә төренеп, аларның яшәеш чыганагы, терәге һәм ышанычы булып, күзләрең белән кояш яктысын күреп, аякларың белән җирнең җылысын тоеп, кайгы-хәсрәтсез, әти белән тигез, бәрәкәтле тормышта яшәргә язсын.
Гомер – чишмә, айлар, еллар ага.
Ел артыннан һаман ел уза.
Барыбызга җитә күңел назың,
Сәламәтлек бирсен Хак Тәгалә
Озак еллар укы догаңны.
Фәрештәдәй саклый алар җирдә
Гомер биргән һәрбер балаңны.

Иң изге теләкләр белән: Ильмира-Шәрафулла, Марсель-Ильмира, Илнар-Рамилә, Чулпан-Рәис, Гөлчәчәк-Илдар, 14 оныгың, оныкчыгың. Бу котлауга әтиебез Мәгърүф дә кушыла.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X