Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ак калфак”ның Кайбычтагы бүлеге хатын-кызлары гүзәл бакчада очрашты

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Советы әгъзаларын озак еллар буена Кайбычта судья булып эшләгән Гүзәл Хәялиева үз бакчасына кунакка чакырды. Ул үзе дә Совет әгъзасы, хатын-кызларны яклау, аларга хокукый яктан ярдәм итү, юридик мәсьәләләр буенча эшчәнлек алып бара.

Гүзәл ханым кунакларны татар халкының иң яраткан ризыгы булган ит бәлеше пешереп каршы алды. Әңгәмә самавырлы чәй табыны артында дәвам итте. “Ак калфак” җитәкчесе Җәмилә Сәгыева, актив хатын-кызларыбыз – “Бердәм Россия” партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе, район ветераннар Советы рәисе Рушания Лотфуллина, “Миләшкәй” балалар бакчасы мөдире Сәвия Тимуршина, Галия Кайбицкая исемендәге музей директоры Чулпан Камалиева, балалар сәнгать мәктәбе педагогы Зөлфия Яруллина, үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәре Миләүшә Газизова, озак еллар дәвамында хатын-кызлар, балалар, гаиләләрне яклау өлкәсендә эшләгән Фатыйма Бикбова, газета редакторы Луиза Сөнгатуллина катнашындагы очрашуда сүз үзеннән-үзе эшчәнлекне җанландыру турында барды.
-“Ак калфак” хатын-кызлары эшчәнлеге киңкырлы. Шуңа да безгә киләсе утырышыбызда алдагы эш планын билгеләргә кирәк. Балалар бакчаларында “Татар малае” бәйгесе дә оештырасым да килә. Аны башта авылларда үткәреп, җиңүчеләрне билгеләргә һәм район күләмендә бәйге уздырырга кирәк. Кошманда яңа ачылган балалар бакчасында да искиткеч матурлык, анда балаларны милли рухта тәрбияләүне чагылдыручы чара үткәрүне дә эш планына кертү отышлы булачак. Әле шушы араларда гына бер төркем хатын-кызларыбыз Арча районында Тукай эзләре буйлап сәяхәт итеп кайтты. Аккалфаклылар бер генә чарадан да читтә калмаска, һәр эшнең башында торырга тиеш,- диде Җәмилә Гарәфовна.
-Район авылларындагы ветераннар Советлары рәисләренә дә илкүләм проект буенча Кошманда төзелгән балалар бакчасын алып барып күрсәтүне үземә максат итеп куйдым ,- диде Рушания Лотфуллина.
-Безнең Кайбыч искиткеч матур район ул,- дип сүзгә кушылды Гүзәл Газыймҗановна.- Күңелебез иркен, безгә кунаклар еш кайта. Туганнарыбыз да, дусларыбыз да бездәге Сабантуйларны елның-елына көтеп ала, ул үткәрелүче ял паркындагы матурлыкка соклана, бәйрәмнәр үткәрелсә дә, алар сездә бик матур уза, дип безнең якларга юл тота. Бу атнада кунакларыбызны Олы Подберезье авылындагы авыл хуҗалыгы музеена алып барачакбыз. Быел ачылган Кайбыч ягы музеенда да бай мирас тупланган.
Төшке аш алдыннан узган бу матур очрашуга Гүзәл Газыймҗановнаның тормыш иптәше – район башлыгы урынбасары, Бөтендөнья Татар
конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев та килеп кушылды. Ул да “Ак калфак” үткәрүче барлык чараларны оештырганда да ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер булуын белдерде.
Тормыштан ямь табып яшәүче Хәялиевларның гүзәл бакчасындагы матурлыкка да сокландык, үзебезне чәчәкләр патшалыгындагы кебек хис иттек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев