Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Алсу Әбүзәрова төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре турында

Әле күптән түгел генә Кайбыч муниципаль районының барлык авыл җирлекләрендә дә төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре кабул ителде. Иске кагыйдәләр хәзер гамәлдән чыкты. Район административ комиссиясе секретаре Алсу Әбүзәровадан без шул хакта тулырак сөйләвен үтендек.

- Газета укучыларыбызны төзекләндерү буенча яңа кагыйдәләрнең нинди максатта кабул ителүе белән таныштырсагыз иде. 2013 елга кадәрге кагыйдәләр ни сәбәпле гамәлдән чыгарылды?

- Авыл җирлекләрен төзек­лән­дерүнең яңа кагыйдәләрен кабул итәр алдыннан бу хакта бик күп фикер алышулар булды, республиканың башка районнарының да тәҗрибәсе өйрәнелде. Эш шунда, иске кагыйдәләр шәһәр җирлегенә яраклаштырылган һәм аның кайбер пунктларын авыл җирлегендә бөтенләй кулланып булмый иде ( мәсәлән, вертикаль яшелләндерү, этләрне йөртү өчен махсус мәйданнар һәм башкалар). Ә яңа кагыйдәләр авыл тормышына, безнең шартларга күбрәк туры килә.

- Ул тагын кай ягы белән үзенчәлекле соң?

- Иске кагыйдәләрдә төзелеш материалларын вакытлыча саклау (өеп кую) өчен рөхсәтне авыл җирлеге башкарма комитеты бирүе турында төгәл генә күрсәтмә юк иде. Хәзер рөхсәт бирүнең бердәм тәртибе һәм үрнәге, рөхсәт бирүне теркәү буенча журнал булдырылды. Анда көнкүреш калдыкларын вакытлыча саклау урыннарына төрле калдыклар - пычрак сулар, тирес, терлек һәм кош-корт үләксәләрен ташлау, бәрәңге, башка яшелчә культураларының сабакларын, шулай ук чүп үләннәре, агач, куакларны кискән ботаклар, ремонт вакытында барлыкка килгән төзелеш материалларын түгүне тыючы пунктлар бар. Авыл җирлеге территориясендәге гомум файдаланудагы мәйдандагы агачларны үз белдеклегең белән кисү дә тыела. Яңа кагый­дәләрдә шулай ук өй янында техника паркы ясау, төзек булмаган техниканы саклауны тыючы пункт та бар. Анда шулай ук җир участогы булган кешеләрнең этләрен тирә ягы яхшы итеп әйләндереп алынган урында гына иректә йөртү яки бәйдә генә тотарга тиешлеге турында да пункт өстәлде. Участокка кергән урында монда эт булуы турындагы кисәтү язуы да булырга тиеш.

- Сез хаклы, "Биредә усал эт яши" дип язылган элмә такталар хәзер сирәк очрый. Ә авыл җирлегендәге елга-күлләрне, чишмәләрне саклау буенча нинди чаралар кү­реләчәк? Бу - авыл өчен бик мөһим мәсьәлә. Әти-бабаларыбыз кебек чиш­мәләргә җан өрүче кешеләр дә хәзер бармак белән генә санарлык.

- Төзекләндерү һәм территорияләрне чиста тоту кагыйдәләре буенча урамнарга пычрак юынтык сулар, чүп-чар түгү тыела. Елга- күлләрне пычратучылар, яр буйларына, тыкрыкларга, болын-кырларга производство, көнкүреш калдыклары түгүчеләргә карата административ чаралар күреләчәк. Бу автотранспорт чараларын рөхсәт ителмәгән урыннарда, сулыкларга якын мәйданда юучы шоферларга да кагыла. Бер сүз белән әйткәндә, яңа кагыйдәләрдә гадәти булмаган, ягъни без үти алмаслык бер генә пункт та юк. Авыл җирлекләрен төзекләндерү буенча кабул ителгән бу кагыйдәләр белән сез муниципаль берәмлекләр порталында "Административ комиссия" бүлегенең "Төзекләндерү кагыйдәләре" бүлекчәсендә таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу Әбүзәрова төзекләндерүнең яңа кагыйдәләре турында