Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Армия –– тормыш мөктөбе

Россия Кораллы Көчләре сафларына көзге- язгы чакырылышта китүче егетләрне әти- әниләре белән бергә чакырып, озату кичәсе оештыру күркәм традициягә әйләнде.

Бу юлы ул 28 апрельдә район Советы бинасының утырышлар залында үтте. Әлеге озату кичәсендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, авыл җирлекләре башлыклары, Бөек Ватан сугышы ветераны Чыңгызхан Ибәтуллин, Россия Кораллы Көчләре сафларында Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан Олы Кайбыч егете Фирзәр Миңнуллин катнашты.

Альберт Рәхмәтуллин, Илшат Паймурзин, Чыңгызхан Ибәтуллин, Фирзәр Миңнуллин армия сафларына китәчәк егетләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Илшат Илфкакович әйтүенчә, бу чакырылышта районнан барлыгы 30 егет солдат киеме киячәк.

Озату кичәсе район Мәдәният йорты хезмөткәрләре, "Йолдызлык" фестивалендә катнашкан укучылар көче белән әзерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.

Соңыннан очрашу мул итеп әзерләнгән табын артынды дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Армия көзге– язгы чакырылыш

2
X