Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Ашыгыч ярдәм” вакытында киләчәк

Район үзәк сыр­хауханә­сенең транспорт паркы тагын бер ашыгыч ярдәм машинасына тулыланды.

Бу - авыл медицинасына игътибар артуның ачык мисалы. Яхшы юллар бул­ганда, ашыгыч ярдәм машиналары теләсә кайсы торак пункт­тан авыруны сырхауханәгә алып ки­леп, аңа медицина ярдәмен вакытында күр­сә­тергә мөмкинлек бирә. Махсус бригада тәүлек әйләнәсе кизү тора. Көн­дезге сәгать­ләрдә ике автомобиль кизү торса, төн­нәрен берәү генә. Алар - үзебезнең илдә җитештерелгән машиналар. Ике ав­томобиль - "Fiat" һәм "Ford" авыруларны Казан шәһәренә илтә. Барлык шоферлар да - үз эшләренең осталары. Ри­нат Нигъмәтуллин, Рөс­тәм Әхмәдуллин, Илсур Насыйбуллин, Виктор Журавлев, Илдус Сәлахиев, Владимир Ивановларның эш стажлары зур. Коллективта һәр­кем белә: авыруның гомерен саклап калуда медиклар хезмәтенә күп нәр­сә бәйле. Бу хакта ТР Премьер-министры урын­­басары Равил Моратов ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаганда әйтеп үтте:

- Сез һәрвакыт уяу булырга тиеш. Ашыгыч яр­дәм күрсәтү машиналары, медицина учреждениеләре өчен сатып ал­ын­­ган җиһазлар эшнең сыйфатын яхшыртуга яр­дәм итәр дип ышанабыз. Соңгы вакытта республиканың сәламәтлек саклау системасына зур акчалар тотылган. Шуңа да халкыбыз югары дәрә­җә­дәге медицина хезмәтенә йөз тота ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ашыгыч ярдәм машинасы