Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл кешесе Плюшкин кебек: бәлки кирәге чыгар, дип, кыек яткан бар әйберне кул астына җыярга өйрәнгән

Еллар буе хуҗасына билгеләнмәгән урында торучы тутыгып беткән, көпчәкләре җиргә баткан иске машиналарны күргәнегез бардыр, мөгаен. Әмма хуҗасы өметен югалтмый, кайчан да булса бер ремонтлармын әле дип уйлый. Әнә шулай көн артыннан көн уза...

Әйе, күпләр - авыл җирлеге башлыгы да, йорт хуҗалары, күршеләре дә моның буш сүзләр булуын аңлый. Иске техника урамның ямен бетерә. Бу хакта күршеңә әйтсәң, арадагы дуслык бетәргә мөмкин, күз йомсаң, әйләнә-тирә мохитның матурлыгы, чисталыгына күз йому була. Әмма түземлекнең дә бер чиге була шул. Экологлар мондый башбаштаклык белән һич кенә дә килешә алмый. Әнә, Мөрәле авылына килүгә, Үзәк урамы буйлап рейд ясарга керештеләр. Йорт аралаш диярлек капка төбендәге запас частьләр өеме еллар буе үз чиратын көтеп ята, трактор арбасы, йөк машинасы капоты да, ун ел элек гамәлдән чыгарылган автобус та тора. Николай Гогольнең "Үле җаннар" әсәре герое Плюшкин кебек, авыл кешесе бәлки кирәге чыгар дип, кыек яткан бар әйберне кул астына җыярга өйрәнгән. Саранлыгыбыз көчле шул. Әнә шул саранлык Мөрәле авылының кайбер кешеләрен административ комиссия утырышына китерде дә инде. Авылның төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларның дүртесенә дә административ эшнең кайда, кайсы вакытта каралачыгы алдан әйтелде. Кара металл калдыкларын ташлаган, шулай ук салам, төзелеш материаллары өеп куйган өчен административ комиссия аларга ике меңәр сум штраф салу турында карар чыгарды. Бер атна вакыт үткәч, полициянең участок уполномоченные тарафыннан Ульянково авылы гражданнарына карата теркәлгән беркетмәләр каралды. Ул административ беркетмәләр тиешсез урынга юынтык сулар, каты көнкүреш калдыклары түккән өчен төзелгән (РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 3.6 маддәсе). Рөхсәт ителмәгән урында азык- төлек товарлары саткан өчен Чувашия Республикасының Батыр районында яшәүче хатын- кыз да административ җаваплылыкка тартылды. Хокук тәртибен бозучыларның барысына да штраф түләргә туры киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы халкы