Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер җылы сүз җитә аларга

Яңа ел бәйрәменең иң көтелгән кунаклары - Кыш бабай белән Кар кызының эше иң кызган чак җитте. Нәниләрне дә, апа-абыйларны да, әби-бабайларны да бәйрәм белән котлап, бүләкләр тапшырасы бар бит. Сишәмбе көнне

Өлкәннәребезне Яңа ел белән котларга муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамилә Айзатуллова һәм район социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова килгән иде. Рамилә Галәтдиновна, район башлыгы Җәүдәт Гаффаровның котлавын җиткереп, чын күңелдән теләкләрен ирештерде: "Яшегез инде аз түгел, тик иң мөһиме - күңелегез унсигездә булсын. Сәламәтлек, тынычлык, шатлык-куанычлар телим", - диде ул. Кыш бабай бүләкләрен әби-бабайлар чиксез шатланып кабул итте.

Җыр-биюсез, күңел ачуларсыз нинди Яңа ел булсын ди ул?! Е.Г.Тутаев исемендәге Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары әзерләгән тамаша барысының да күңеленә хуш килде. Моннан ары әлеге мәктәп укучылары биредә еш кунак булачак. Ни өчен дигәндә, алар Картлар һәм инвалидлар йортын шефлыкка алып, волонтерлык ярдәме күрсә­тәчәк. Элек тә еш килеп йөргән булсалар, хәзер укучыларны авыз тутырып волонтерлар дип әйтергә мөмкин булды. Социаль яклау бүлеге тормышка ашыручы махсус проект кысаларында игелекле гамәл башкара укучылар.

Татарстанда "Ритэк" ачык акционерлык җәмгыяте социаль һәм мәдәни проектларга конкурсны даими уздыра. Быел бу конкурсның "Шәфкатьлелек" номинациясендә "Шәф­катьлелеккә илтүче юл" проекты белән Кайбыч районы социаль яклау бүлеге дә катнашып, җи­ңү яулады һәм проектны тормышка ашыру өчен 60 мең күләмендә акча бү­леп бирелде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Фатыйма Бикбова җитәкчелегендә әзерләнгән проектның максаты - карт­лык кө­нендә ялгыз калган өл­кәннәргә игътибар һәм күңел җылысы биреп, балалар һәм яшүс­мерләрдә өлкән буынны хөрмәт итү, аларның кадерен белү кебек хис­ләр уяту. Волонтерлык эшчәнлеге укучының бер яктан буш вакытларын файдалы итеп үткәрергә өй­рәт­сә, икенче яктан буыннар арасындагы элемтәне югалтмаска да мөм­кинлек бирәчәк. Проект дәвам итәчәк алты ай дәвамында Картлар һәм инвалидлар йортына кирәкле җи­һазлар сатып алу, өл­кән­нәрнең ялын оештыру өчен төрле чаралар уздыру, интернат йортының тирә-юнен яшел­ләндерү күз­дә тотыла. Күзе күр­мәүче әби-бабайларга укучылар китап-журналлар да укыячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев