Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беркем дә онытылмый

Ульянково авылында яшәүче Анна Михайловна Сундуровага әле шушы көннәрдә генә 80 яшь тулды.

Анна Михайловна озак еллар буена халык сәламәтлеге сагында торды, авылда фельдшер булып эшләде. Хә­зер үзенең дә саулыгы мактанырлык түгел, чит кеше ярдәменә таянырга туры килә. Әбине менә алтынчы ел инде социаль хезмәткәр Валентина Сундурова карый. Ул көн саен аның янына килеп, хуҗалык эшләрендә булыша, кибеттән азык- төлек алып кайта. Юбилее көнне Анна Михайловна янына "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Фәнис Гыйниятуллин һәм өйгә килеп социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Светлана Нуруллина килгән иде. Ра­йон социаль яклау бүлеге һәм "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзә­ге инициативасы буенча социаль ярдәм күр­сәтү хезмәте карамагындагы юбилярлар ел әйләнәсендә котлаулар ишетәчәк. Ярдәм күрсәтү өчен социаль хезмәт­кәр­ләр өйләренә даими киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев