Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бушлай анализларны Республика клиник сырхауханәсенә бирергә була, ә анда зур чиратлар...

Район үзәк сырхауханә­сендә "АК БАРС-Мед" иминият­ләштерү кампаниясе хезмәткәрләре "Мәҗбүри иминиятләштерү системасында иминиятләнгән гражданнарның хокукларын тормышка ашыру" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.

Халыкка медицина хез­мәте күрсәтүне тагын да яхшыртуны максат итеп куйган әлеге очрашуда Яшел Үзән районында "АК БАРС- Мед" иминиятләштерү кампаниясе директоры вазифасын башкаручы Людмила Лукьянова сырхауханәнең танымаслык булып үзгә­рүе­нә соклануын белдерде:

- Без монда узган елның декабрендә шундый очрашу үткәргән идек. Бу вакыттан бирле сырхауханәдә зур ремонт эшләре башкарылган. Биредә шартлар хәзер бөтенләй башка. Безнең кайнар линиягә Кайбычтан шикаять белән мөрә­җәгать итүчеләрнең шактый кимүенең сәбәбен хәзер аң­лыйм.

"АК БАРС-Мед"тан Людмила Лукьянова, кампаниянең баш белгече Ди­ләрә Заикова, Кайбычтагы баш белгече Римма Мифтахова, башкарма ко­митет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, үзәк сырхау­ха­нә­­нең баш табибы Газимагомед Магомедов, сә­ламәтләндерү, поликлиника эше буенча урынбасарлары Гөлнара Сафиуллина белән Бәх­тияр Нигъмәтуллин, "Геоид" җәмгыяте хезмәткәре Кафия Сәгъдиева катнашында үткән сөйләшүдә авырулар еш мөрәҗәгать итүче сорауларны хәл итү юллары каралды. Алар халыкны да кабул ите. Салтыйган авылында яшәүче Рузалит абый Сагуновны, мәсәлән, ташламалы шартларда дарулар алудан баш тартмаса да, ни өчендер Пенсия фондындагы исемлектән төшереп калдырулары борчый. Шул сәбәпле, ул хәзер дару да, акчасын да ала алмый. Моңа ачыклык кертү максатында без район Пенсия фонды начальнигы Гөл­чәчәк Зиннуровага мөрә­җә­гать иттек. Аның әй­түенчә, Рузалит Сагунов Пенсия фонды реестрында бар, шуңа күрә ул ташламалы шартларда дарулар алырга хокуклы. Аңа район Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп, эшне ачыклап бетерергә генә кирәк.

Ульянководан Николай Корсаковның да борчылуы урынлы:

- Район үзәк сырхауханәсендә кайбер анализларны ясамыйлар, шуңа да ай саен Казанга барып, түләүле хезмәт­ләр­дән файдаланырга туры килә. Бу минем финанс хәлемне шактый нык какшата. Мин түләүсез хез­мәткә өмет итә аламмы, - ди ул.

Табиб Гөлнара Сафиуллина әйтеп узганча, Казан шәһәрендәге лабороторияләрнең күбесе шәх­си кулларда. Шуңа да алар түләүле хезмәтләр генә күрсәтә. Бердәнбер юл - Республика клиник сырхауханәсенә мөрә­җә­гать итү. Анда чиратлар зур булуын да яшермәделәр.

- Шикәр диабетыннан дәвалаучы табиб рецептка чит илдә эшләнгән да­ру препаратын яза. Ә даруханәдән аны алмаштыручы, безнең илдә эшлән­гәнен генә бирәләр. Ни­гә табиб язганын бирми­ләр икән? - ди Багайдан кил­гән Любовь Букарова.

- Беренчедән, чит илдә җитештерелгән дарулар даруханәләрдә даими булып тормый, икенчедән, аларның бәяләре ун тапкырга кыйммәт. Шуңа күрә аларны алыштыручы дарулар бирәләр дә инде, - дип җавап бирде аңа баш врач Газимагомед Магомедов.

Ульянковода яшәүче Николай Сяплинны катаракта авырулы кешеләргә операциягә чират булу-булмавы белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бушлай анализларны Республика клиник сырхауханәсенә бирергә була, ә анда зур чиратлар...