Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буйдаклар күп авылда

Бернинди борчу мәшәкатьләре, чишелеш көткән мәсьәләләре булмаган авыл җирлеге юктыр ул бүгенге көндә. Халыкны борчучы проблемаларны хәл итүдә җирле үзидарәләргә киң вәкаләтләр бирелә. Ә авыл җирлекләре эшчәнлегенә бәя халык мәнфәгатьләрен ни дәрәҗәдә кайгыртуларына карап бирелә.

Багай авыл җирлегендә яшәүчеләрнең проблемаларын тыңларга, аларны хәл итү юлларын бергәләп ачыкларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, "Алтын кырлар" җәмгыяте директоры урынбасары Илдар Яруллин да килгән иде. Авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова үзенең отчет докладында узган елда башкарылган эшләренә тукталды. Багай, Салтыйган, Арыслан, Колабирде авылларын берләштерүче җирлектәге 222 шәхси хуҗалыкта 646 ке­ше яши. Биредә барлык төр салымнарны да җыеп бетергәннәр. Авыл җирлегендәге алты күп балалы гаиләнең дүртесенә җир участоклары бүлеп бирелгән. Халыкны эчәр су белән тәэмин итүне дә җайга салганнар. Салтыйган авылында "Чиста су" программасы нигезендә чишмәне чистартып, суны насос ярдәмендә башняга тутыралар, авыл эчендә өч чакырымнан артык суүткәргеч сузганнар, урамнарга колонкалар, янгын сүн­дерү гидрантлары куйганнар. Арыслан авылының Үзәк урамында 300 метр арага таш юл салганнар. Аның чыгымнары республика бюджетыннан тү­лән­гән. Шулай ук, "Алтын кырлар" җәмгыятенең мат­ди ярдәме бе­лән Салтыйганда мә­чет, күпер ремонтланган. Рушания Фә­ритовна үз чыгышында халыкны газ, электр энергиясе, электр элемтәсе белән тәэмин итүгә, шәх­си хуҗалыкларны үстерү өчен банклардан ташламалы кредитлар алу күр­сәткечләре белән дә таныштырды.

Авыллардагы мәдәният, мәгариф, медицина хезмәткәрләре дә, полициянең Багайдагы участок уполномоченные Раил Ногманов та эшчәнлекләре турында халык алдында отчет тотты. Иң борчыган мәсьә­­лә­ләр­нең берсе - яшьләрнең хәмергә тартылуы. Бу хакта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев та үз фикерләрен җиткерде. Шул ук вакытта җирлектә яшьләре кырыктан узып та өйләнмәгән буйдаклар күп. Алар гаи­лә корып җибәрсә, авыл яшәрер, балаларның шат авазына күмелер иде дә бит... "Хәзер яшь­ләргә эш юк", - дигән сүзләргә Илдар Яруллин:

- Бүген безнең машина- трактор паркындагы дүрт "МТЗ" тракторы, "КамАЗ" автомобильләрендә эш­ләү өчен механизаторлар, шоферлар кирәк. Ә терлекчелек фермаларына Яшел Үзәннең Танай авылыннан егермегә якын кеше килеп эшли. Шул ук вакытта үзебездә яшәүчеләр эш юклыктан зарлана. Эшлим дигән кешегә безнең "Алтын кырлар" җәмгыятендә урын бар, - дип җавап бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Багай авыл җирлеге