Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чиратта торыргамы, әллә инде...

Торак-коммуналь, элемтә, электрэнергия­се, газ хезмәт­ләре өчен түләргә исәп-хисап счетлары килгәч, Саклык банкына һәм почта элемтәсе бүлегенә йөгерәбез. Районда яшәүчеләрнең күпчелеге нәкъ шулай эшли.

Сүзләремнең дөреслеген расларга теләп, редакциянең реклама буенча белгече Рамия Сөнгатуллинадан да ут, газ, са­лымнар өчен акчаны кайда түләве турында сораштым. Өендә компьютеры булмагач, ул барлык төр түләүләрен дә элеккеге гадәт белән түли икән. Коллективтагы бар кешедән дә сорап чыксам, шундыйрак җавап ишетер идем. Югыйсә, редакциябездә яңа технологияләрне кыю кулланучы, һәр яңалыкны тиз отып ала торган кешеләр эшли. Безгә күрсәтелгән хезмәт­ләр өчен офистагы компьютердан яисә өйдән чыкмыйча гына Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәт­ләр порталы, интернет чел­тәрендәге httr://us­lu­gi.­tatarstan.ru адресы аша да түләп була. Район башлыгы да узган планеркаларның берсендә җитәкче­ләр­гә интернет аша тү­ләүгә күчү бурычын куйды. Бу безгә алтынга тиң минутларны янда калдырырга мөм­кинлек бирә.

- Иң мөһиме, яңача тү­ләүне үзеңнән башларга кирәк. Түрәләр, учреждениеләр хезмәткәрләре шу­­лай пассив икән, пенсионерлар белән ничек эш­ләргә? - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Олы Кайбыч, Иске Чәч­каб, Афанасьевка, Симәки авылларында яшәүче­ләр­гә бу портал торак- коммуналь хезмәтләр өчен күп­ме акча исәп­ләнүе, шәхси счет белән идарә итү, счет-фактурага үзгәреш­ләр кертү, барлык түләү­ләр тарихын электрон рәвештә сакларга мөмкинлек бирә. "Шәх­си кабинет" ачасың да, акча күчүнең бар процедурасын үзең күзәтә аласың. Шәхси кабинетны теркәү өчен, кә­рәзле телефон номерын күр­сә­тергә кирәк, аңа пароль җибәрәчәкләр. Ә инде аны ачарга теләмә­сәң, квитанциядә күрсәтел­гән шәхси счет номерын, тү­ләү суммасын кертү дә җитә. Түләүне кертү өчен теләсә нинди банк карточкасын кулланырга мөм­­кин. Түләүдән соң квитанция формалаша, аны кирәк чакта бастырып чыгарырга була. Бу җи­ңел дә, тиз, ышанычлы да. Cорау­ла­рыгыз булса, Кайбыч торак- коммуналь хуҗалыгына шалтыратыгыз. Телефон: 2-13-21.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X