Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Эш график буенча бара

5 июльдә ТР Баш инвестиция төзелеш идәрәсе начальнигы Рәшит Нуруллин район үзәк сырхауханәсе, Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә капиталь ремонт, Мәлки авылында клуб төзелеше белән танышты. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, ГИСУның әйдәүче белгече Сергей Харьков озатып йөрде.

Баш инвестиция төзелеш идарәсе начальнигы сырхауханәдә кабул итү-диагностика бүлегендә ремонт барышын карады, лифт өчен шахта төзү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Терапия, хирургия бүлекләре, теш кую кабинеты, азык хәзерләү блогында да булып, сырхауханәгә капиталь ремонт үткәрү күләмен билгеләделәр. Рәшит Нуруллин алда торган эшләр исемлегенә канализацияне, электр, вентиляция, җылылык системасын алмаштыру, авыруларга тотынып йөрү җайланмалары урнаштыруны кертергә тәкъдим итте. Узган ел косметик ремонт үткәрелгән, шуңа да идән, стеналарга әлегә кагылмаячаклар. Урам яктан керү ишекләре, тәрәзәләр, фасад та ике ел элек алыштырылган. Рәшит Нуруллин Олы Кайбыч мәктәбендә "Султан" төзүчеләренең ремонт эшләреннән канәгать калуын белдерде һәм хезмәтләрен плюс дүртле белән бәяләде. Ул барлык төзекләндерү эшләрен, шул исәптән тирә-юньне төзекләндерү, стадион, балалар мәйданчыгы төзелешен,

эчке һәм тышкы инженерлык челтәрен монтажлауны заказчы билгеләгән срокта төгәлләү бурычын куйды. Мәлкидә клуб стенасын өючеләр санын, эш темпларын арттырырга тәкъдим итте.

-Тәтеш белән Болгарда мондый объектлар түбә астында инде, ә сез әле һаман стена өясез. Хәзер төзелеш алып бару өчен иң кулай чор, акча, төзелеш материаллары бар, подрядчиклар билгеләнгән. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә генә кирәк. Һәр атна саен ТР Президенты катнашында видеоконференция режимында узган җыелышларда кимчелекләр белән эшләүчеләрнең исемнәре аталмыйча калмый,- диде Рәшит Нуруллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт

2
X