Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Федоровскоедан Рузил Газизов Мәскәү шәһәрендәге Кызыл Мәйданда узган парадта катнашкан

Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүче уллары Рузилнең солдат исемен горур йөртүенә шатланып туя алмый Рузалит абый белән Вәсилә апа.

Шулай булмый ни, әнә якташыбыз хезмәт иткән батальон командирының шәхси состав белән эш­ләү буенча урынбасары Константин Назаров республиканың хәрби комиссары Сергей Погодинга Рузил һәм тагын 16 Татарстан егете турында хат җибәргән. Рядовой Рузил Газизовның солдат антына тугрылыклы булуы турында район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров исемененә дә хат килде. Республиканың баш хәрби комиссары, генрал-майор имзалаган әлеге хатта районда яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү һәм гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләүдәге эшчәнлек, Россия Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүдә яр­дәм итүгә рәхмәт белдерелгән. "Кайбыч муниципаль районыннан 2012 елның көзендә армиягә алынган рядовой Рузил Рузалит улы Газизов үзен гел уңай яктан гына күрсәтә, хәрби бурычын үтәгәндә югары җаваплылык хисе тоя, максатчан, кушкан эшне төгәл үтәве белән аерылып тора. Рузил Җиңү көнендә Мәс­кәү шәһәрендәге Кызыл Мәйданда узган парадта да катнашты", - диелә хатта.

Без әлеге мәкаләне Рязань өлкәсенең Рыбное шәһәрендәге 01855 нче хәрби частьнең тимер юл батальоны командованиесе тәкъдиме белән әзерләдек.

Җиңү көненең иң төп вакыйгасы - Мәскәүдәге парад кадәр парадта катнашкан Рузил Газизов турында күбрәк белү өчен без аның туган авылы Федоровскоега юл тоттык. Кайбыч тарихында мондый вакыйганың булганын хәтерләмибез әле без. Аның әти-әнисе Рузалит абый белән Вә­силә апа безне ачык йөз белән каршы алды. Берсен-берсе бүлдерә-бүл­дерә гел армиядәге уллары турында гына сөйләде алар.

- 9 май көнне улыбызны телевизордан күреп ничек шатланганыбызны бел­сәгез иде! Ул анда музыкант солдатлар - барабанчылар арасында чы­гыш ясады. Февраль­дән бирле әзерләделәр парадка, анда энә күзен­нән үткәргәндәй сайлап алганнар. Төп-төз басып, рәт-рәт әнә ничек матур йөрделәр алар! - ди Рузалит ага.

Абыйлары Альберт, Альфредка солдат шинеле кияргә туры килмәсә дә, Рузил кечкенәдән солдат булырга хыялланып үс­кән. Үзендә ныклы ихтыяр кө­че тәрбияләү өчен спорт белән дә шөгыль­ләнгән, ярышларда җиң­гән бик күп медаль - мактау кә­газь­ләре бар. Әмма тугызынчы классны тәмамлагач, барысын да шаккаттырып, Тәтештәге педагогия училищесының музыка бүлегенә укырга кер­гән.

- Рузилнең мәктәптә авыз ачып җырлаганы булмады, бик оялчан иде. Музыка бүлеген сайлавына бик гаҗәпләнгән идек. Мәктәптә ачылмаган сә­ләте Тәтештә ачылды, ул да баянда уйнарга өйрән­де. Педагоглары безнең мәктәпкә килгән саен, Рузилнең оста итеп җырлавын, тырыш булуы турында әйтеп китәләр. Ничек горурланмыйсың андый укучың белән! Ул үзе алай яхшы укымады, әм­ма тырыш, хезмәт сөю­чән, акыллы булуы белән башкалардан аерылып торды. Йөзендә гел елмаю аның, - диде соңыннан очрашуыбызда рус теле укытучысы Данохан Гыйсмәтуллина.

Рузилнең училищеда "Та­тар егете", Казанда баянчылар бәйгеләрендә катнашуы аның чыннан да сәнгатьне яратуы турында сөйли. Әнә шул мавыгуы аңа армиядә дә ярап куйган.

Яшьлегендә Кырымда ра­­кета гаскәрләрендә хезмәт иткән, 48 нче елын "Кайбычагрохимсервис" та эшләүче Рузалит абый да, инде лаеклы ялда булган әнисе Вәсилә апа да улларының армиядән тизрәк исән-сау әйләнеп кайтуын көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәскәү шәһәрендәге Кызыл Мәйданда узган парадта катнашкан

2
X