Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хокукларыңны яклый бел

15 ноябрь көнне кулланучыларны борчыган барлык сорауларга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко видео-элемтә режимында җавап бирде.

Гражданнарны кабул итү ТР Дәүләт алкоголь ин­спекциясенең Яшел Үзән­­дәге җирле органы начальнигы Марина Тихонова белән координация һәм эчке базар үсе­ше бүлеге начальнигы Флера Гаязетдинова катнашында узды. Контроль-инспекция бүлегенең әй­дәүче белгеч-эксперты Ирина Орлова әйтүенчә, гражданнар турыдан-ту­ры җи­тәкчелеккә мөрәҗә­гать итә алырдай мондый очрашулар кулланучыларга хокукларын белер­гә һәм якларга ярдәм итә. Мисал өчен, күпләр әле хәзер дә аптекадан сатып алынган товарны кире кайтарып яки алмаштырып булмавын бел­­ми икән. Мөрәҗә­гать итүче бер туташ кебек аптекадан кара тонометр сатып алып, соңрак аны баш­ка төстәгесенә алмаштырырга телисез икән, аптека хезмәткәрләре сезнең үтенечне канә­гатьлән­дер­мәячәк. "Кулланучылар хокуклары турында"гы РФ законының 25 маддәсендә әйтел­гән­чә, алмаштырып алу хокукы бар­лык товарларга да каралмаган, шул исәп­тән, медицина приборлары өчен дә.

Әгәр инде гарантия вакыты чыкканчы ук суыту камерасы яки суыткычыгыз ватылса, шуны белеп торырга кирәк: зур габаритлы яки массасы биш килограммнан да күбрәк булган товарны ремонтка бирү, алмаштыру яки ки­ре кайтару чыгымнарын сатучы капларга ти­еш. Кулланучы товарны үзе китереп биргән икән, чыгымнарны сатучыдан каплатырга хокуклы.

Күп кенә шәхси эшмәкәрләрне алкоголь продукциясен сату кагыйдәләре кызыксындыра. Игорь Мар­­ченкога сорау бирер­гә килүче бер шәхси эш­мәкәр кибетенең бер өлешен алкоголь сату өчен арендага бирергә ниятләгән. Кибетнең гомуми мәйданы 24 квадрат метр тәш­кил итә. Дәүләт алкоголь инспекциясе җи­тәк­чесе аңлатмасына караганда, 2012 елның 1 ию­лен­­нән гамәлгә керә­чәк Федераль Закон нигезен­дә алкоголь продукциясен ваклап сату өчен гомуми мәйдан 25 квадрат метрдан да кимрәк булмаска тиеш. 2012 елның июлен­нән сыра һәм аның нигезендә ясалган башка эчемлекләр дә алкоголь продукциясе категориясенә кертеләчәк. Этил спирты әзер продукт күлә­менең биш һәм аннан да азрак процентын тәшкил иткән сыраны сату вакыты буенча 2013 елның 1 гыйнварына кадәр чик­ләүләр булмаячак. Этил спирты биш проценттан артыграк булган сырага чикләүләр 2012 елның июленнән үк башлана. Киләсе елның 1 гыйнварыннан сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче шәхси эш­мәкәрләргә, градусы кипме булуга карамастан, сату күләменә декларация кертеләчәк. Республикада бу эшне ТР Дәү­ләт алкоголь инспекциясе башкарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Игорь Марченко

2
X