Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хуҗа Хәсәндә участок уполномоченнына яңа йорт бирелде

Хуҗа Хәсәндә полиция участок уполномоченные өчен төзелгән терәк пункты белән берләштерелгән йорт тантаналы төстә ачылды. Колаңгыдагыдан аермалы буларак, бу йорт тулысынча республика бюджетыннан финансланган.

Бу матур йортта Хуҗа Хәсән, Мәлки, Иске Тәрбит, Чүти авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтүче Денис Кузьмин яшәячәк һәм эшләячәк. Денис 2008 елдан бирле эчке эшләр системасында эшли. Башта җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән, 2011 елдан участковый булып хезмәт итә, бу авыл җирлекләренә декабрь башында гына билгеләнгән.

Полиция терәк пункты белән берләштерелгән йортны ачу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Апас" муниципальара эчке эшләр бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Рамил Хәбибуллин, "Кайбыч" полиция бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рушан Хуҗин, бүлекчәнең шәхси составы, "АК БАРС Кайбыч - 3" җәмгыяте генераль директоры Юрий Осипов, Хуҗа Хәсән авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева, авыл халкы катнашты.

-- Республикада социаль юнәлештәге программа нигезендә бүген участок упалномоченныйлары өчен районда икенче йортны ачабыз. Участковыйлар эшен тагын да камилләштерү максатында шундый программалар булдырганы өчен Хөкүмәтебезгә, Эчке эшләр министрлыгына, шулай ук, төзүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Әлеге участок шактый зур, шуңа авыл җирлекләре башлыклары, халык белән уртак тел табып, уңышлы эшләргә язсын, - диде район башлыгы Денис Кузьминга йорт ачкычы тапшырып. Төзелешне алып барган оешма җитәкчесе Равил Җәләлиевка Рәхмәт хатына лаек булды.

-- Миңа хезмәтем һәм тормышым өчен шундый уңайлыклар булдырганыгыз өчен барыгызга да рәхмәтлемен, ышанычыгызны аклармын, дип ышандырам. Әлегә минем гаиләм юк, шулай да моны озакка сузмаска исәп, - диде Денис.

Йортта барлык уңайлыклары булдырылган, заманча җиһазлар урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәндә участок уполномоченнына яңа йорт бирелде