Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Инвалидларга чират юк

Медик-социаль экспертиза узу өчен дәүләт хезмәте күрсәтүгә электрон рәвештә алдан язылу да җитә.

Бу физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне ялыктыргыч чиратларда торудан азат итә.

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә "ТР буенча баш медик-социаль экспертиза бюросы" Федераль казна учреждениесе хезмәт күрсәтүгә алдан язылу мөмкинлеген гамәлгә кертте. Хәзер инвалидлык алуга социаль экспертиза узу, эшкә сәләтлелекне билгеләү, инвалидлыкка китергән сәбәпләрне ачыклау өчен дәүләт сәламәтлек саклау автоном учреждениесенә бер ай алдан язылырга кирәк,- дип аңлатты миңа район үзәк сырхауханәсе баш врачының поликлиника эшләре буенча урынбасары Бәхтияр Нигъмәтуллин.

Баш врач урынбасары әйтеп узганча, әгәр дә авыру үзе алдан ук гариза бирергә ашыкмаса, инвалидлыкны һәм һөнәри хезмәткә яраклылыкны югалту дәрәҗәсен дәлилләүче, ягъни медик-социаль экспертиза нәтиҗәләре турында белешмә бирү вакыты да сузыла. Электрон чират 2013 елның 9 гыйнварыннан гамәлгә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалидларга чират юк