Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбыч районында яфраказык җыю дәвам итә

Узган атнаның шимбәсендә районда бердәм рәвештә яфраказык җыю көне игълан ителгән иде.

Бу көнне оешма-пред­прия­­тиеләр, мәктәпләр коллективлары урманда җый­ган яфраказыкны "Гө­бенә" агрофирмасына тап­шырды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенә шал­тыратып, ни өчен нәкъ менә шушы агрофирмага тапшырырга кирәклеге турында сораштык. Чөнки безгә май аенда ук төрле хуҗалыкларны бүлеп бир­гәннәр иде.

- Монда бозауларның баш саны башкаларныкына караганда күб­рәк, - дип җавап бирделәр без­гә.

Терлек күп булгач, азыгы да мул ки­рәк шул. Витаминлы азыкка да ихтыяҗ зур. "Гөбенә"нең үзендә дә терлекчеләрнең яфраказык җыюга актив кушылуын яхшы беләм. Мәсәлән, Олы Тәрбиттә савымчыларның барысы да иртәнге савымнан соң, себерке бәйләргә йөри.

- Чыннан да бу витаминлы себеркеләрнең барысын да бозауларга бирәсезме? Яз көне аларны чыгарып ташлыйлар дип ишеткәнем дә бар, - дип сорыйм ун ел буена савымчы булып эшләүче Лидия Маловадан.

- Мондый кыйммәтле азык­ны кем чыгарып ташласын ди инде? Андый хәлне күргәнем юк минем, - диде ул. - Мин машина белән сы­ер саву операторы булып эшлим. Бозаулар утарында себерке­ләр һәр­чак эленеп то­ра, яратып ашыйлар. Хуш ис­ле юкә себеркесе - үсеп килүче яшь орга­низм­га менә дигән витамин чыганагы ул.

-Һәр хезмәткәргә, бюджет өлкә­сен­дә эшлиме ул, авыл хуҗалыгы тармагындамы, план җиткерелде. Мин үз планымны үтәдем, - ди Олы Тәрбит авылы кибетчесе Людмила Тараканова. - Көненә 76 пар себерке бәйләдем.

Хатын-кызлар белән кибеттә очраштым. Алардан яңа төзелеп килүче фельдшер-акушерлык пункты турындагы фикерләрен сорашкач, сүзебез үзеннән-үзе яфраказык җыюга барып тоташты.

- Бездә барысы да сберке бәй­ләргә йөри. Бүген почта элемтәсе, авыл җирлеге хезмәткәрләре китте. Җәйнең көне озын, рә­хәтләнеп җыярга була.

- Аның каравы төннәр кыска, ә авыл савымчыларыныкы тагын да кыскарак, - дим.

- Кыш көне ир­тәрәк тә торырга туры килә әле. Мал асты алырга, терлекләрне юарга, азык­ны да таратып өлгертергә кирәк. Савымчылар ел әйләнәсе иртәдән аяк өс­тендә. Сөтне күп савасың килсә, йокы турында онытырга ту­ры килә.

- Ә балаларыгызны кем карый?

- Алар минем зурлар инде, үзләре ярдәм итә.

- Ничә балагыз бар соң?

- Эльвира, Валентина, Алексейның әнисе мин. Улым фермага килеп тә булыша. Зур кызым Олы кайбычта яңа бала табу йорты ачкан көндә дөньяга килгән иде. Коляска бүләк иттеләр. Без эштән курка торганнардан түгел. Сәламәтлек кенә булсын. Ирем иртәдән авыл кө­түендә, - ди җавап бирде Лидия.

Әйе, бу төбәктә хезмәт сөю­чән халык яши. Бу аларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында да ачык күренә. Чүти авыл җирлеге шәхси хуҗалыклардагы терлекләрнең баш са­ны буенча районда алдынгы урыннарда бара.

Бердәм рәвештә яфраказык җыю көнендә агорофирмага 73 центнер 84 килограмм витаминлы азык кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында яфраказык җыю дәвам итә