Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычта буран һәм карлы яңгыр нәтиҗәсендә электр линияләре зыян күргән

Һава торышы кисәк кенә үзгәреп китү һәм явым-төшем аркасында юлларда аварияләр, су басулар машина хәрәкәтенә зыян салды. Бүген иртә белән район үзәгенә эшкә килүчеләр шундый берничә хәлнең шаһитлары булды. Су ерып, урам аша чыгу, эшкә барып җитү күпләр өчен батырлыкка әйләнде.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, мондый һава торышы әле алдагы көннәрдә дә сакланачак. Кайбыч метеостанциясе начальнигы Рания Садриева сүзләренә караганда, алдагы ике көндә Кайбычта һәм республикада җилнең көчәюе, юеш яңгыр көтелә, юлларда бозлавык саклана. Иртәгә һава температурасы көндез 0 -5С, төнлә -3-8С.

Кайбыч район электр челтәре начальнигы Марат Ясәвиев хәбәр итүенчә, җил чыбыкларны өзү сәбәпле, бүген иртәнге 04.00 сәгать тирәсендә Морат, Надеждино, Починок, Репьевка, Сосновка, Кече Подберезье, Плетени, Каргалы авыллары утсыз калган. Бригада килеп, тиз арада электр линияләрен сафка бастырган. Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Чүти, Федоровское, Борындыкта өлешчә, кайбер йортларда ут чыбыклары өзелгән. Хәзерге вакытта аларда өч бригада төзәтү эшләре алып бара.

Коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә дә эш артты, урамнарны кардан чистартып өлгерергә мөмкин түгел. Иртәнге якта район үзәгендә дә юл хәрәкәтендә тоткарлыклар булды. Фотохәбәрчебез Рафис Якупов сурәтләре шул хакта сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта буран һәм карлы яңгыр