Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кайбычтагы спорт комплексы төзелешенең биек коймалары артыннан репортаж

Район үзәгендә төзелүче спорткомплекс белән кызыксынмаган кешене Кайбычта таба алмассың. Биек коймалар артыннан берни күрә алмыйсың: төзүчеләрне дә, аларның ни белән шөгыльләнүләрен дә. Шуңа да кызыксыну көчле. Объект тәүлек әйләнәсе саклана, биредә эш кайвакыт төнгә кадәр тынмый.

- Без субайлар какканда да шулай булды. Бу эшкә вакыт шактый күп китте, чөнки эш күләме зур - нигез астына җиде, тугыз, унар метрлы 400дән артык субай кагылды, кышын ут яктысында эшләдек, - диде участок прорабы Булат Йосыфҗанов.

- Әйе шул, район үзәгендә яшәүчеләр җәй буе авыр техника гөрелтесендә йокларга ятты, шул тавышка уянды. Ә хәзер барысы да тынып калды, эшчеләр дә күренми.

- Төзелештә һәркөнне 30 дан артык кеше эшли. Алар бик күренми шул, чөнки объектның подвалында эшлиләр. Эшчеләр колонналар урнаштырылачак конструкцияләрне, балкаларны бетонлый, - дип аңлатты прораб.

- Сез спорт комплекслары төзү буенча белгечме әллә? Казанда Универсиада уңаеннан әнә күпме объект төзелде, - дим.

- Кайбычтагы спорт комплексы - минем практикада беренчесе. Бу минем дебют дип әйтсәк тә була. Комплекс шул ягы белән уникаль, биредә олыларга һәм балаларга ике бассейн, өстәвенә беренче катта уен залы булачак. Хәзерге вакытта без зур бассейнның стеналарын бетонлыйбыз.

- Ә төзелеш материаллары белән тәэмин ителеш ничек?

- Биредә һәрнәрсә контрольдә. Көнаралаш башкарылган эш күләме белән танышырга участок начальнигы Азат Ганиев килә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та төзелештә еш була. Төзелеш материалларын өзеклекләрсез китереп торалар, аларны урнаштырырга урын әзер­­ләп кенә өлгер. Тө­зелеш мәйданына "КамАЗ"лар агылуына сез игътибар итәсездер. Бассейн стеналарын бетонлау өчен 110 куб бетон китерелде. Ренат Ибраһимов кебек уңганнар эшли биредә. Ул җиде ел инде бетонлау эшендә, аның куллары аша бер генә объект үтмәде, - дип үз белгечләренә уңай бәя бирде әңгәмәдәшем.

Булат мине бригадир Фәнис Кәримуллин бе­лән дә таныштырды. Ягымлы яшь егет тумышы белән Әтнә районыннан булып чыкты. Аның бригадасына иң җаваплы эшне - бассейнның төбен бетонлауны тапшырганнар. Аннан су акмасын өчен, үз проект­лаучылары, нормировщиклары, архитекторлары булган "Фортэкс" җаваплылыгы чикле җәмгыяте эшләгән технология таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Бригадир беренче планга гаиләсен, икенче урынга хезмәтен куя. Өченчесе тагын шул эшкә бәйле.

- Ә ял итәргә вакытыгыз каламы соң? Әтнәдә, белүемчә, халык театры да эшли. Спектакль-тамашаларын күргәнегез бармы?

- Эш беткәч уйнарга ярый, дигәндәй, без дә төзелешне тәмамлагач, театрларга йөрербез әле, - дип шаяртты Фәнис.

Комплексның подвал өлешендә эш төгәлләнгәч, сантехниклар, электриклар, отделочниклар эшкә керешәчәк. Шулай, өлеш­ләп, бина тулысынча төзелә. Нигезне тышлау өчен кирпеч ташып куелды инде. Барысы да план нигезендә бара. Бинаны тапшыру вакыты билгеләнгән - ул 2013 ел­ның августына әзер булырга тиеш, - дип җавап бирде Булат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычтагы спорт комплексы төзелеше