Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кече Подберезье авылында 4 кешегә икешәр мең сум күләмендә штраф билгеләнде

"Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста", - дигән әйтем бар халык телендә. Район административ комиссиясе халыкка ничә ел шулның мәгънәсен төшендерергә тырыша, әмма арада аңламаучылар да бар әле. Район административ комиссиясенең Кече Подберезье авылында үткәрелгән күчмә утырышында да бу ачык күренде.

Биредә участок уполномоченные, полиция майоры Александр Куликов тарафыннан теркәлгән дүрт беркетмә каралды. Утырышка чакырылган Евгений Петухов, Наталья Ржанцова, Иван Давыдов, Александр Мареевка урамга юынтык сулар, тиешсез урыннарга чүп-чар түгәргә ярамаганлыгы кат-кат аңлатылды. Дөрес, полициянең участок уполномоченные беркетмә тө­зе­гән­нән соң, алар йорт тирәләрен тәртипкә китергән. Әмма административ кагыйдәләрне бозган беркетмә нигезендә аларның һәркайсына икешәр мең сум күләмендә штраф билгеләнде.

Комиссия рәисе урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, штраф сугу үзмаксат түгел, максат - гүзәл табигатебезне саклау, экологиягә зыян китермәү.

Комиссия утырышына шу­­шы авылда умартачылык белән шөгыльләнүче пенсионер Николай Макаричев килеп керде. Ул озак еллар колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан.

- Мине борчыган төп мәсьәлә - табигатьнең пычрануы. Агрофирма кырларына төрле агулы препаратлар сиптерү бал кортларына зыян сала. Узган ел минем унбиш оя бал кортларым бар иде, авыл янына ук чәчелгән рапска агу сиптергәч, бишкә генә калды, - диде ул, борчылуын белдереп.

Аңа агулы препаратлар сиптерү вакыты турында Кече Подберезье филиалы җитәкчесеннән алдан белешеп, шул вакытта бал кортларын чыгармый торырга киңәш ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: штраф Кече Подберезье авылы