Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кышын – шугалак, җәен – теннис мәйданы

Олы Кайбыч авылы уртасында төзелеп килүче ярымябык хоккей мәйданында эш тулы куәтенә дәвам итә.

Хоккейчыларның күп­тән­ге хыялы булган әлеге мәй­дан төзелеше башлангач, кайберәүләр, тө­зелеш урынын дөрес сайладылармы икән, дип тә уйлады. Чөнки моның өчен бүлеп бирелгән урын сазлыклы, анда ел әйләнәсе су тора иде. Хә­зер биредә рәт-рәт булып төзелгән колонналар калкып чыкты, хоккей мәйданының нинди булачагын күзаллап була. Төзелешне алып баручы "Фортекс" җаваплылыгы чикле җәмгыять прорабы Айрат Сәягфәров белән әңгәмә барышында инде шактый зур күләмдә эш башкарылуын белдек: котлован казылган, җирнең сазлыклы катламы елга комына алыштырылган, мәй­дан каток белән тапталган, каркас функциясен үтәячек колонналар өчен нигез салынган, колонналар урнаштырылган.

- Якын арада корылманың стеналарын тышлауга керешәчәкбез. Аннан соң, җир асты суларын агызу өчен дренаж системасы ясалачак. Моны әле­ге урынның сызлыклы булуы таләп итә. Дренажга салу өчен махсус торбалар кулланыла. Бу торбалар аша су мәйдан читенә агачак, - диде прораб.

Төзүчеләр хоккей мәйданын бетонлау һәм трибуналар урнаштыру белән дә шөгыльләнәчәк. Объектны милли бәйрәмебез Сабан туена өлгертергә җыеналар. Җәйге чорда корылма теннис мәйданы булып та хезмәт итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев