Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мал табиблары бәйрәме

13 июль - Ветеринария хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлау белән мөрәҗәгать итте.

Анда мондый юллар бар:

"Хөрмәтле ветеринария хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезнең барыгызны да һөнәри бәйрә­ме­гез уңаеннан кайнар котлыйм. Ветеринария хез­мәткәрләре җәмәгать секторында да, шәхси секторда да шактый күләмле эш башкара. Район ветеринария хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлеге профилактик һәм дәвалау эшчәнлеген камилләштерүгә юнәлдерелгән. Алар белемнәрен дә, сәләтләрен, тырышлыкларын да терлекләр сәламәтлеген саклауга багышлый, халыкны сыйфатлы азык-төлек продуктлары бе­лән тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертә, ветеринариянең күптәннән килгән традицияләрен саклый һәм үстерә. Ветеринария хезмәткәрләре киләчәктә ветеринар хезмәт күрсәтүне тагын да камилләштерер, сыйфатлы азык-төлек товарлары җитештерүгә юнәлдерелгән югары профессионализм үрнәге күрсәтерләр дип ышанам. Җаваплы эшегездә уңышлар, сәламәтлек, бәхет телим".

***

Район ветеринария берләшмәсе начальнигы Шәриф Гатауллинның котлавында мондый юллар бар:

"Ветеринария хезмәткәре һөнәре - иң борынгы һәм игелекле һөнәрләрнең берсе. Ветеринария медицинасы хезмәткәрләре үзләренең тынгысыз хезмәтләре белән терлекләр һәм бөтенкешелек сәламәтлеге сагында тора. Алар, терлекчелек продукциясенең сыйфатын даими контрольләп, безне куркыныч авырулардан саклый. Терлекләр арасында эпидемияләргә чик кую, эпизоотик хәлнең тотрыклылыгы ветеринарларның үз эшен җи­ре­нә җиткереп, намус белән башкаруына бәйле. Барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларның һәрбарчасына яңадан-яңа хезмәт уңышлары, гаилә бәхете, сәламәтлек, иминлек телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Район ветеринария берләшмәсе