Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матбугатлы халык без

Бәрлебашы мәктәбенә баргач, шатланып кайттым: биредә мәктәп укучылары "Кайбыч таңнары" газетасының 80 еллык юбилеена әзерлекне башлап җибәргән икән бит инде! "Яшь бөреләр" иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр чыгышын карагач, шундый фикергә килдем.

Әлеге түгәрәккә йөрүче укучылар Фирүзә Мусина (сулда) белән Әдилә Гыйбадуллина куйган сәхнә күренеше белән сезне дә таныштырып узыйм әле.

-Дустым Фирүзә, синең дәү әниеңә ничә яшь?

- Җитмеш.

-Эһе, димәк, күз аллый аласың!

-Нәрсәне?

- Сиксән яшьлек кешеләрне һәм гәҗитне.

-Башваткыч син, Әдилә. Нинди кеше? Нинди гәҗит?

-Дустым, быел Кайбычыбызда тагын юбилей икән бит. Район гәҗитенә 80 яшь! Бигрәк карт, әйеме. Дәү әнидән дә ун яшькә картрак.

-Тагын читкә киттең син, дустым. Картларда акыл күп бит! Дәү әниеңнән күп сорауга җавап ишетәсеңме? Ишетәсең! Ә "Кайбыч таңнары" нда бөтен сорауга җавап бар, районыбыз тарихы да яктыртыла. Аның уңган кызлары-егетләрен кем мактар иде тагын!?

Ел саен "Йолдызлык" фестивалендә "Конферанс" номинациясендә чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәя алучы кызлар быел сәхнәгә шушы сүзләр белән чыкты. Әлеге кыска гына чыгышта "Колхоз бригадасы" исеме астында чыга башлаган "Кайбыч таңнары" газетасының чын асылын ачтылар да бирделәр. Әйе, бездә быел чыннан да юбилей. Табигатьнең гүзәл чагында дөньяга килгән газета бәрәкәтле тарих юлы кичерде. Үз заманында шушы район газетасы редакциясендә эшләгән олуг шагыйрь Шәүкәт Галиев хәзерге буын журналистларында үзенең дәвамчыларын күрә иде. Ә безнең дәвамчылар, Фирүзә, Әдилә, Гөлшат, Венера, Илсөярләр...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Кайбыч таңнары” газетасының 80 еллык юбилее