Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәлкидә зур төзелеш

Бу атнада муниципалитет җитәкчесе Мәлки төп гомумбелем бирү мәктәбендәге төзекләндерү һәм авыл клубы төзелеше барышы белән танышты.

Әлеге уку йорты янгын куркынычсызлыгы таләпләре, санитар кагыйдәләр һәм нормаларга җавап бирмәгәнлектән, район башлыгы үтенече белән 2012 елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кертелгән иде. Хәзерге вакытта биредә ишек, тәрәзә, идәнне алыштыралар, стена, баскыч, ашханә һәм санузелны төзекләндерәләр. Исегезгә төшерәбез, бинаның фасады һәм түбәсе узган җәйдә ремонтланган иде, шуңа күрә мәктәпнең тышкы ягында әллә ни үзгәрешләр булмаячак. Керү өлешен һәм мәктәпнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү буенча Альберт Илгизәрович прораб Рәиф Гобәевка үз фикерләрен җиткерде. Шулай ук ремонт барышына мәктәп җитәкчелеге тарафыннан игътибар җитәрлек булмавын да билгеләп үтте.

Мәлки клубында тәрәзәләрне куеп бетергәннәр иде. Район башлыгы осталар белән бергә башкарылган эшнең сыйфатын тикшерде. Күпфункцияле спорт һәм тамаша залында стеналарны штукатурлыйлар, шимбә көнне түбә ябуны башларга уйлыйлар. Прораб Альберт Хәнәфиев белән тышкы инженерлык челтәре, территорияне төзекләндерү турында да фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәлки төп гомумбелем бирү мәктәбе