Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль район Уставында үзгәрешләр

Кайбыч муниципаль районының 22 нче утырышы Советның 28.04.2012дә 112 нче карары белән расланган "Кайбыч муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына, Муниципаль хезмәт турындагы положениегә, район Советының 2011 елның 9 декабрендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы план чорына бюджеты турында"гы 83 нче карарына...

Беренче мәсьәлә буенча чыгыш ясаган башкарма комитетның оештыру-хокук бүлеге начальнигы Айдар Сибгатуллин депутатларга "Кайбыч муниципаль районы" Уставына кертелүче үзгәрешләрнең 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җир­ле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131-ФЗ" ның аерым нигезләмәләренә кертел­гән үзгәрешләргә бәйле булуын аңлатып үтте. Мисал өчен, җирле дәрәҗә­дәге автомобиль юллары буенча юл эшчәнлегенә караган 6 нчы маддәнең 1 нче өлешендәге 4,5 нче пунктларны, шулай ук муниципаль район территориясендә халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудыру хакындагы 12 нче пунктны үзгәртү һәм аларга өстәмәләр кертү тәкъ­дим ителгән. Район Советы депутатының вакытыннан алда вәкаләтләрен калдыру турындагы 35 нче маддә дә үзгә­реш­ләр кичерде. 38, 40, 45 нче маддәләр "Риш­­вәтчелеккә каршы чаралар турында"гы 273 нче федераль закон положениеләре белән тулыландырылды. 52 нче мад­дәгә Контроль-хисап палатасы эш­чәнлеге һәм вәкаләтләре буенча үзгә­реш­ләр кертелде. Кайбыч муниципаль районының Со­вет аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районында муниципаль хез­мәт турындагы положе­ние"­нең 2,5 нче маддәсендәге үзгәрешләре бе­лән таныштырды.

Үзгәрешләр бишенче, җи­денче, сигезенче абзацларга кертелгән. Аларда югары, баш, әйдәүче һәм өлкән группа вазифалар өчен муниципаль хезмәткәр ия булырга тиешле белем һәм күнек­мәләр тәгаенләнә, класслар һәм квлификацион разрядлар бирү, квалификацион имтихан тапшыру тәртибе аңлатыла. Аппарат җитәкчесе үз чыгышында ел саен бирелүче түләнә торган ял мәсьә­ләсенә кертелгән үзгә­решләр белән дә таныштырды һәм Муниципаль хезмәт­кәрләргә класс чины бирү тәртибе турындагы положениене раслауны тәкъ­дим итте. Көн тәртибен­дәге дүртенче мәсьәлә буенча башкарма комитет җи­тәк­чесе Алексей Макаров чыгыш ясады. Ул депутатларны "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районының 2012 елга һәм 2013 һәм 2014 еллардагы план чорына бюджеты турында"гы Совет карарына кертелүче үзгәрешләрне яклауларын сорап мө­рәҗәгать итте. Өстәмә бюджет чаралары Торак-коммуналь хуҗалыкның административ бинасын ремонтлау, Кошман, Кече Мәме, Колаңгы тимер юл станциясе, Зур Урсак торак пунктларында таштан юл салу, Кошман, Бәрлебаш гомумбелем бирү мәктәпләренә интерактив такталар сатып алу өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч муниципаль районының 22 нче утырышы