Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркологиягә каршы көрәш юлында

11 мартта иң яшь хокук саклау структураларының берсе - Россия Наркотикларны контрольләү федераль структурасы үзенең ун еллыгын һәм һөнәри бәйрәмен - Наркоконтроль хезмәткәрләре көнен билгеләп үтте. Россия Президентының 205 нче Указы нигезендә 2008 елның 16 февралендә барлыкка килгән әлеге бәйрәм хөкүмәтнең бу хокук саклау ведомствосының наркотикларга бәйле җинаятьләр белән көрәшүдәге...

Татарстандагы наркоконтроль идарәсе наркополиция хезмәткәрләренең тынгысыз көндәлек хез­мәте нәтиҗәсендә ун ел эчендә 13000 җинаять ачылган һәм теркәлгән, шуларның өчтән икесе - авыр һәм аеруча катлаулы җинаятьләр. Наркотикларга бәйле җинаятьләр кылган алты меңгә якын кеше үзенә тиешле җәзасын алды. Шул ук вакытта 130 дан артык оешкан җинаятьчел төркемнең эшчәнлегенә киртә куелды, җидесе бөтенләй юк­ка чыгарылды. Әлеге саннар артында һәр хезмәткәребезнең тырыш хез­мәте ята.

Татарстанның наркоконтроль идарәсе тарафыннан сигез ел эчендә 4,5 тонна наркотик матдәләр, ә соңгы ике елда - 1,5 тоннадан артыграк наркотиклар тартып алынды. Татарстан Республикасында наркологиягә бәй­ле хәлгә ясалган мониторинг нәтиҗәләре республикада алып барылучы профилактик, хокук саклау һәм медицина чараларының нәтиҗәлелеген күрсәтә. Наркотикларга бәйлелек үсеше елына 1-2 проценттан артмый. Әле ун ел элек кенә бу күр­сәткеч 32 процент тәш­кил итә иде. Кайбыч районында хәл ничегрәк тора соң? Наркотик мат­дәләр кулланган бер ке­ше 2012 елның ахырында район үзәк сырхауханәсендә исәптә торды. 2013 елда тагын өч кеше исәп­кә куелды, аларның берсе, диагнозы алыну сә­бәпле, хәзер исәптә тормый. Шулай итеп, бүгенге көндә үзәк сырхауханәдә өч кеше исәпкә куелган.

Наркотикларга бәйле кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча республикада барлыкка килгән өч этаплы система федераль дәрәҗәдә нәтиҗәле дип табылды. Аны тормышка ашыруда дәүләт, коммерция булмаган, дини оешмалар да актив катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия Наркотикларны контрольләү федераль структурасы