Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казанда федераль университетта укучы студентлар белән очрашты

- Бу кадәр студент, кулларына диплом алгач, туган якларына - Кайбычка кайтса, без бик шат булыр идек, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Казан федераль университетында белем алучы яшьләр белән очрашуында.

Казан федераль университетында Кайбыч һәм Тәтеш районнары башлыклары Альберт Рәхмәтуллин, Валерий Чершинцев узган шим­бәдә университет ректоры Илшат Гафуров, институт директорлары, ике районның биредә укучы югары курс студентлары белән очрашты. Анда һәр ике районның да мәктәп директорлары да чакырылган иде. Ә студентларның барысын бергә җыйсалар, очрашу узган Лобачевский исемендәге китапханәнең киңәш­мәләр залына сыешып та бетә алмаслар иде. Бүгенге көндә әлеге югары уку йортында без­нең районнан 61 егет һәм кыз белем ала. Казан дәүләт аграр университетында, Казан дәүләт медицина университетында, ветеринария академиясендә, Казан милли тикшеренү технология университетында, Татарстандагы, Чувашиядәге, Мәскәүдәге һәм башка шәһәрләрдәге югары уку йортларында да кайбычлылар күп укый. Күрәсезме, никадәр яшь көч!

Очрашуның беренче өлеше презентация рәвешендә узды. Ректор университет эш­чән­леге, ә район башлыклары үз җирлекләренең социаль-икътисади тормышы турында сөйләде. Шулай да төп сөйләшү районнарны белемле кадрлар белән тәэмин итү хакында иде.

- Бүгенге көндә Кайбычтагы күп кенә оешма-предприятиеләргә югары квалификацияле белгечләр кирәк, - диде муниципалитет җитәкчесе Альберт Рәхмәтуллин. - Мәсәлән, дәүләт хезмәткәренә өч вакант урыны бар, укытучыларның кү­бесе пенсия алды яшендә, лаеклы ялда булучылары да укытып йөри. Башка өлкәләрдә дә шундый хәл. Финансистлар да, юристлар, агрономнар, инженерлар, врачлар да кирәк безгә. Яшь белгечләр белән туган җиребезне данлыйсы иде. Кулыбызга диплом тотып, Кайбычка кайткач, эш урыны булмас, дип уйламагыз. Кайтыгыз, турыдан-туры үземә мөрәҗәгать итегез, шалтыратыгыз, электрон адресым аша элемтәгә керегез, аралашып торыйк, эш урыннары табарга вәгъдә бирәм. Ә безнең Кайбыч - үсештә. Соңгы ике елда гына да районга бер миллиард 300 миллион сумлык инвестицияләр җәлеп ителде.

- Кайбычта без карьера үсешенә өмет­ләнә алабызмы? - дип район башлыгына сорау бирде бер студент. - Моны үз мисалыгызда дәлилләсәгез иде.

- Мин белгечлегем буенча ветеринар. Укуны бетереп, үз районыма эшкә кайткач, бернинди карьера хакында да, хезмәт хакының күпме булуы турында, яшәргә урын булырмы, дип уйлап та карамадым. Бар теләгем - эшемне тиешенчә башкара алсам иде, дигән теләк булды. Ә карьера үсеше үзеңә, ягъни эшкә карашыңа бәйле, - дигән җавап яңгырады бу сорауга.

- Безнең студентларга ихтыяҗ һәрвакыт зур. Аларны һәрбер районда, шәһәр­ләрдә, эре компанияләрдә көтеп алалар. Депутат буларак, Кайбычта да, Тәтештә дә еш булам, - диде Илшат Гафуров. - Икесендә дә яшәү, эшләү өчен менә дигән шартлар тудырылган. Ә инде сезгә нәрсә дә булса ошамый икән, хәлне уңай якка үзгәртү буенча идеяләрегезне җиткерегез, аны хәл итү юлларын район җитәкчелеге белән бергәләп эзләгез. Бердәм команда күпкә сәләтле ул. Студентларда туган җирләренә мәхәббәт уятуда курс, диплом эшләрен, шулай ук диссертацияләрне шул төбәккә, Татарстанга бәйләп яздырыга кирәк. Бу Бразилиядәге шикәр тростникларының әһә­миятен өйрәнүгә караганда күпкә нәтиҗәлерәк булачак.

Очрашуда университет белән тыгыз элемтәдә торучы мәктәп директорлары, университет тормышында актив катнашучы, яхшы укучы студентлар бүләкләнде.

Гөлнара Хәялиева белән Адилә Төхвә­туллина университетның юридик факультетын кызыл дипломга тәмамларга җыена.

- Яхшы укуыбызда Олы Кайбыч урта мәктәбе укытучыларының да әлеше зур. Тарих укытучысы Альбина Хәйруллина ныклы белем биргән безгә, шуңа да Россия тарихын монда җиңел үзләш­тердек. Физкультура укытучысы Илдус Вәлиуллин, биологиядән укыткан Дамира Шаһивәлиева тормыш иминлеге нигезләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча шул кадәр яхшы укыткан, без зачетны беренче керүдә үк тапшырдык, ә калганнар 7-8 тапкырдан соң гына. Андагы сорауларга безнең класста икелегә укыган укучылар да җавап бирә алыр иде, мөгаен,- дип көлеште кызлар.

Гөлнара Хәялиева очрашуны оештыручыларга рәхмәтен дә әйтте:

- Университет минем икенче йортыма әйләнде. Биредә белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган. Хәзерге вакытта Кайбыч район судында практика узам. Районыбызның танымаслык булып үзгәрүенә шатландым. Бу Кайбыч яшьләрендә өмет уята.

Айсылу Шәфигуллина белән Ландыш Сабирова очрашуда укытучылары Лилия Минһаҗева белән аралашып туймады. Аларның берсе - булачак биолог, икенчесе идарә итү һәм территориаль үсеш буенча укый. "укытучыларыбыз Лилия Сафина, Альбина Хәмидуллина, Гөлнара Гарапованы гел искә алабыз, безгә төпле белем биргәннәр", - ди алар.

Мәктәп укучыларын югары уку йортларына әзер­ләү­дәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Олы Кайбыч, Хуҗа Хәсән, Федоровское урта гомумбелем бирү, Мө­рәле төп мәк­тәп­ләре директорлары Алия Биккулова, Надежда Макарова, Михаил Серяков, Лилия Минһаҗева Казан федераль университеты ректорының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Казанда федераль университетта укучы студентлар белән очрашты

2
X