Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россия көне белән!

12 июньдә илебез халкы Россия көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

"Бу көнне илебез бөтен халык бәйрәмен - яңартылган дәүләтчелегебезнең, тынычлык һәм татулык, төрле буын вәкилләренең, милләт­ләрнең һәм мәдәниятләрнең Ватан азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына ирекле берләшүе символына әверелгән Россия көнен билгеләп үтәчәк. Без барыбыз да мул, имин илдә яшәргә телибез. Татарстанның, Кайбычыбызның язмышы аның яңарып килгән Россиядә тоткан урыны фәкать үзебезгә, безнең актив гражданлык позициясенә, булдыклылыкка, башкарган эшләребезгә, туган җиребезгә булган мөнәсәбәтебезгә бәйле. Безнең күпмилләтле халкыбыз бәхетле тормышка һәм матур киләчәккә лаек. Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле кайбычлылар! Сезгә тыныч-имин тормыш, киләчәккә ышаныч, эшегездә уңышлар, гаиләгезгә бәхет һәм исәнлек-саулык, тормышка мәхәббәт телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия көне

2
X