Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль хезмәткәрләр белән очрашу

Бүген социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Кайбыч муниципаль район Советының актлар залында тантаналы очрашу үткәрелде.

Тантанада район социаль яклау бүлеге, "Өмет"халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район Картлар һәм инвалидлар йорты, республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кайбычтагы 22 нче филиалы, авыллардагы социаль хезмәткәрләр катнашты Анда шулай ук әлеге тармакның ветераннар Советы рәисе Нина Моисеева һәм "Өмет" үзәгендә бухгалтер булып эшләп лаеклы ялга чыккан Фәүзия Миңнуллина да чакырылган иде. Игелекле һөнәр ияләрен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова кайнар котлады. Ул социаль яклау тармагындагы нәтиҗәле тырыш хезмәтләре өчен алдынгыларга ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры, район башлыгының Мактау кәгазьләрен тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч

2
X